Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйлә Галиева ир-ат эшләрен эшләп, инстачыларда канәгатьсезлек тудырган

Җырчы үлән чапкан видео куйган.

news_top_970_100
Ләйлә Галиева ир-ат эшләрен эшләп, инстачыларда канәгатьсезлек тудырган
https://www.instagram.com/rustam_leila_galievi/

Башкортстан җырчысы Ләйлә Галиева үлән чапкан видео куйган. «Балачактан әти мине гел „Шумахер“ дип йөртте. Мин һәрвакыт малайлар эшен эшләргә, абыем, әтием янында булышып йөрергә ярата идем. Өйдәге хатын-кыз эшенә караганда, тыштагысын ныграк яратам. Әле менә бүген дә рәхәтләнеп үлән чаптым», — дип язган ул видео янына.

Ләйләгә теләктәшлек белдерүче табылган. «Мин дә тыштагы эшне яратам, ләкин тышта эшләгәндә өйдәге эш кала», — дип комментарий калдырган бер инстачы.

«Менә бу физкультура, ичмасам!», «Авыл кызлары шулай эшчән булалар инде ул», «Дөрестән дә шумахер», «Чалгы белән дә чаба беләсеңдер, бик оста чабасың», «Рөстәм хатыннан уңган», дип мактаган инстачылар җырчыны.

«Триммер белән үлән чабу хатын-кыз эше түгел», — дип язган бер төркем инстачылар.

«Сиңа кирәкме инде бу?»; «Хатын-кыз һәрвакыт хатын-кыз булып калырга тиеш. Молодец, булдыра аласың, ләкин Рөстәмең бар бит, ул аның эше. Син матур, нәфис хатын-кыз бул», «Дөрес әйтәсез, хатын-кыз эше түгел. Аш-су бүлмәсен бизәсәгез җиткән», - дигән комментарийлар калдырганнар.

«Вәт җәй, өскә куртка, аякка җылы эчле галош киеп, печән чабалар», - дип язган җәйдән канәгать булмаучы берәү.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100