Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйлә Дәүләтованың кызы, дога укып, тәрәзәгә бәрелгән кошны терелткән

Шагыйрә инстаграмга догаларның кодрәте турында яза.

news_top_970_100
Ләйлә Дәүләтованың кызы, дога укып, тәрәзәгә бәрелгән кошны терелткән
Александр Эшкинин

Ләйлә Дәүләтова инстаграмга догаларның кодрәте турында язган. Шагыйрәнең нәни кызы укыган догалар үләргә аз гына калган кошны терелткән.

«Догаларның кодрәтен карагыз әле сез. Бүген иртән минем күз алдында тәрәзәгә менә шушы кош килеп бәрелде. Бәлки эсседән качасы килгәндер, бәлки балалары янына ашыккандыр. Күрәчәге булгандыр.

Бу бәрелү тавышыннан мин бу кошны үлгән дип уйлаган идем.

Гөлмәрьям уянганчы, ул күргәнче дип, тизрәк барып алдым. Үләннәр арасында ята, мескенкәем.

Канатлары каерылган, башы кәкрәеп төшкән, авызы ачык, үзе еш-еш сулый.

Өйгә алып кердем. Ул арада Гөлмәрьям уянып чыкты. Учка куеп, дәвалый башладык. Кызым бу кош өстендә ярты сәгать буе догаларын укыды. Мәш килдек.

Берничә тамчы судан соң томшыклары ябылды. Башы турайды. Шулкадәр дога укыгач, үлә дигән кошым терелде. Терелде дә, Гөлмәрьямнең кулларыннан очып китте кошым. Шундый рәхәт булды. Шатлыктан елыйсыларым килде. Кемгәдер яхшылык эшләсәң, күңелгә шулкадәр рәхәт була бит ул. Оч, бәхет кошым, гомерләрең озын булсын, бәхетләрең күп булсын», — дип яза ул.

Инстадуслары да үзләренең хатирәләрен яңарткан. «Безнең әниебез дә һәр җәйне диярлек шулай бер-ике кошны терелтеп җибәрә. Терелеп очып киткәч, бик күңелле була»;

«Безнең өйгә үк очып кергән иде. Яралыдыр дип, канатларын җайлап кына җыеп, чүпрәк белән тотып табакка салдык… Мәчеләр тотмасын дип өстен каплап, чеби оясына чыгарырга дип йөри идем, ояны рәтләгәнче җилләр уйный иде инде… Очып киткән иде кошчык»;

«Ниндидер хәбәргә бу. Шатлыклы хәбәрләр генә булсын»;

«И, Аллаһ Тәгаләнең кодрәте. Сабыем, ничек өмет белән укый бит. Елап карадым, баланың мәрхәмәтлелеген. Аллаһ Тәгаләнең барлыгына инанып укый», — дигәннәр.

«Бәлки ул кош юкка гына килеп чыкмагандыр. Бу кешеләр нишләр икән дип, сынау булгандыр», — дип тә язганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100