Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйлә Дәүләтовага Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелде

Шагыйрә котлаулар кабул итәргә әзер булуын да язган.

news_top_970_100
Ләйлә Дәүләтовага Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелде
https://www.instagram.com/leyla_davletova/

Ләйлә Дәүләтовага «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелде. Бу хакта шагыйрә инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итә.

«Мин хәзер рәсми төстә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе булдым. Фәрит әфәнденең кулыннан бүләк алгач, сабый баладай сөендем. Хәзер өр-яңа көч белән яңа шигырьләр язарга, телетапшырулар эшләргә әзер.

Иҗатымны яраткан һәр татар кешесенә, бөтен татар дөньясын яктыртучы «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенә, Татар эстрадасының алтын баганасы булган «Салават» жыр театрына, минем җырларымны тамашачыга җиткерүче һәр артистка зур рәхмәтемне белдерәм.

Иң мөһиме, бөтен татар халкы исеменнән безне шундый матур, тыныч илдә яшәткәннәре өчен Татарстан җитәкчеләренә чын йөрәктән мең рәхмәт әйтәсем килә», — дип язган Ләйлә Дәүләтова.

Шагыйрә котлаулар кабул итәргә әзер булуын да искәрткән.

Шагыйрәне виртуаль дуслары дәрәҗәле исемгә лаек булуы белән котлаган. «Ләйлә котлыйм, ләкин татарча шрифт белән матур итеп язсагыз иде, сез бит иҗат кешесе», - дип комментарий да калдырган бер инстачы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100