Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйлә Дәүләтова өй салырга җыйган акчасын мошенниклардан саклап калган

Бу турыда шагыйрә Инстаграм сәхифәсендә язган.

news_top_970_100
Ләйлә Дәүләтова өй салырга җыйган акчасын мошенниклардан саклап калган
Александр Эшкинин

Шагыйрә, журналист Ләйлә Дәүләтова үзенә мошенниклар шалтыратуы һәм ничек сөйләшүләре турында язган. Телефонны вакытында куеп, ул өй салырга җыйган акчасын саклап калган.

«Ярты ел элек «Саклык» банкыннан шалтыраттылар:

«Сезнең исемгә кредит алырга җыеналар, бу дөресме?;

«Паспорт мәгълүматларын нинди чит кешеләргә бирдегез?;

«Картагыздагы бөтен акчаны саклау өчен тырышырга кирәк;

«Телефонны куя күрмәгез, бөтен акчагызны башка кеше алачак;

«Ышанмасагыз, хәзер 900 номерыннан код җибәрәбез»; (һәм чыннан да 900 номерыннан код килде).

Шуның ише сөйләшү башланды. Бу сөйләшүдән 10 минут эчендә юләрләнә яздым. Телефонны куярга да куркыныч — акча чынлап башка кешегә күчсә… Боларга ышанып та бөтен мәгълүматны әйтеп булмый — бәлки үзләре караклардыр. Өй салырга дигән бөтен акча әкренләп шунда җыела иде. Нишләргә белмәгәндә Аллаһы Тәгаләдән сорыйм да, акылга түгел, интуициягә таянып эшли торган гадәтем бар. Бу юлы да шулай иттем. Телефонны куя күрмәгез дип кисәтүләренә карамастан, телефонны куйдым. Уф! Аллага шөкер. Ярый куйганмын.

Тиз генә картада акча бармы-юкмы икәнен тикшердем. Аллага шөкер, Аллаһы Тәгалә саклады. Аларга ышанган булсам, чыннан да бөтен акча юкка чыгачак иде. Шуңа күрә сак булыгыз, дусларым. Аңлыйм, монда «Саклык» банкының бер гаебе дә юк. Нишлисең бит, кем күбрәк алдый ала — шулай акча эшли торган заманада яшибез. Сезгә дә шулай шалтыратканнары бармы?» — дип язган шагыйрә.

Ләйлә Дәүләтованың виртуаль дуслары арасында да мошенниклар тозагына эләгә язучылар һәм эләгүчеләр дә бар икән. Алар үз тарихларын бәян иткән, кайсы ике тапкыр да алданган.

«Мин мошенниклар белән татарча сөйләшә башлыйм. Алар телефонны куя», — дигән киңәш тә бар.

«Абау! Шулай озак телефоннан сөйләшеп торсаң, акчаңны алалармыни?» — дип шаккаткан икенче берәү.

«Ә миңа „Сез Айсылу Леронмы?“ - дип әйтүгә, аларның мошенник икәнен беләм, чөнки документлар буенча мин Лерон түгел», — дип язган журналист Айсылу Лерон.

«Менә хәзер чын дөресен белделәр инде», — дип җавап биргән бер инстачы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100