Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйлә Дәүләтова: «Татуаж ясату бердәнбер гөнаһым булса, бик шәп»

Шагыйрә бөтенләй бизәнмәве турында язган.

news_top_970_100
Ләйлә Дәүләтова: «Татуаж ясату бердәнбер гөнаһым булса, бик шәп»
«Татар-информ» архивы

Журналист, шагыйрә Ләйлә Дәүләтова кашына, күзенә һәм ирененә татуаж ясатуы турында язган.

«Мин бөтенләй бизәнмим. Бәйрәмдә дә, урамда да! Дуслар, сездән яшермим, минем кашымда, күздә, ирендә дә татуаж ясалган. Әллә кайчан ясатылган. Кашларын гына быел өстәтеп ясаткан идем, тагын да ачыграк күренсен өчен!

Татуаж ясату дин буенча дөрес түгел, диярсез. Сез хаклы, ләкин бердәнбер гөнаһым шул булса, бик шәп булыр!

Сөекле пәйгамбәребез әйтеп калдырган. Кулыгыз һәм телегез белән башкаларга зыян китермичә яшәүче — чын мөселман ул! Гайбәт сөйләмичә, Аллаһы Тәгаләнең кодрәтенә, догаларның көченә ышанып, шушы якты дөньяда яшәвебезгә сөенеп, бер-беребезгә матур сүзләр генә әйтеп, елмаеп, рәхәтләнеп яшик әле, дусларым!» — дип язган ул.

Инстачылар шагыйрә белән килешкән. «Тел байлыгыңа күз тимәсен», Бигрәк күңелгә ятышлы сүзләрең, гел шундый гүзәл булып кал!», «Язып та куясын, Ләйлә дускай! Әйтер сүз калмый! Шулай матур, гади дә, катлаулы да булып кал!» — дип комментарийлар калдырган Ләйләнең виртуаль дуслары.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100