Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйлә Дәүләтова Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеменә лаек булды

Шагыйрә, «Адәм белән Һава» тапшыруының авторы һәм алып баручысы булып танылган Ләйлә Дәүләтова Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемгә лаек булган. Бу хакта ул Инстаграм битендә хәбәр итә.

news_top_970_100
Ләйлә Дәүләтова Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеменә лаек булды
"Татар-информ" архивы

«Изге Җомга кичендә Сезнең белән шатлыгымны уртаклашам, Дусларым! Татарстан Президенты Указы белән миңа «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән дәрәҗәле исем бирелде.

Президент Указын бүген миңа илледән артык кеше җибәрде! Шулкадәр кешенең минем өчен шатлануын күреп, мин дә шатландым. Башкаларның куанычына сөенә белү — һәркемнең дә кулыннан килми.

Изге теләкләрегез һәм иҗатытымны яратуыгыз өчен, Аллаһның рәхмәте яусын Сезгә, Дусларым! Ничек уйлыйсыз, мин моңа лаектыр бит? Котлаулар һәм лайклар кабул итәм», — дип язган Ләйлә Дәүләтова.

Инстадуслары Ләйлә Дәүләтованы матур сүзләр белән куандырган: «Син моңа лаек, иҗатта уңышлар, сәламәтлек телим!», «Яңадан-яңа үрләр, дәрәҗәле исемнәр өстәлә торсын, соңгысы булмасын», «Чын күңелдән котлыйбыз!» — дип язганнар.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Изге Жомга кичендэ Сезнен белэн шатлыгымны уртаклашам Дусларым! Татарстан Президенты @rusminnikhanov Указы белэн мина Татарстаннын Атказанган сэнгать эшлеклесе дигэн дэрэжэле исем бирелде. Элеге газетаны хэм Президент Указын буген мина 50 дэн артык кеше жибэрде ! Шулкадэр кешенен минем очен шатлануын куреп , мин дэ шатландым ? Башкаларнын куанычына соенэ белу - хэркемнен дэ кулыннан килми. Изге телэклэрегез хэм ижатытымны яратуыгыз очен , Алланын рэхмэте яусын Сезгэ Дусларым! Ничек уйлыйсыз, мин мона лаектыр бит ? Котлаулар хэм лайклар кабул итэм ❤ ? #лейладавлетова #поэтесса #телеведущая

Публикация от Лейла Давлетова (@leyla_davletova)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100