Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйлә Дәүләтова тагын җылы якта — «Каян акча алалар икән?»

Бу көннәрдә Ләйлә Дәүләтова кызы Гөлмәрьям белән Доминиканада ял итеп ята. Өстәвенә, ул, кеше кызыктырып, инстаграмда оҗмах почмагыннан көндәлек алып бара…

news_top_970_100
Ләйлә Дәүләтова тагын җылы якта — «Каян акча алалар икән?»
Ләйлә Дәүләтованың инстаграм аккаунтыннан

Ләйләнең битенә кереп карасаң, тропик җәннәткә килеп эләккәндәй буласың. Доминикана тормышы белән яши башлыйсың. Мәсәлән, килеп урнашуга Ләйлә һава торышы турында тәфсилләп язды. Хәзер анда табигатьнең алар өчен салкын вакыты, 29 градус тирәсе генә икән. Су керергә яратучылар өчен менә дигән, һавасы бик эссе түгел, ә океан бик җылы, ди.

Беркөнне экскурсиягә дә бардылар әни белән кыз. «Баунти» шоколадының рекламасын төшергән җиргә, Кариб диңгезенә сәяхәт кылдылар.

«Диңгез төсенең матурлыгын карап туйгысыз. Мин бит инде авыл баласы. Диңгезнең төсе гел бер генә төстә була дип уйлый идем. Мондый „изумрудный“, зәңгәрле-яшелледер дип башыма да китермәдем. Әкияттәге сыман. Сторисларга да куям, матурлыгын йөрәгегезгә алыгыз, яме», — дип хис-кичерешләре белән уртаклашкан Ләйлә.

Көз айларында гына шагыйрә әнисе белән Төркиядә ял итеп кайткан иде. Әллә тагын диңгездән диңгезгә йөрүен күпсенүчеләр булган, Ходай белсен. Соңгы постында ул болай дигән.

«Телевидениедә егерме ел эшләү дәверендә мин бер генә тапкыр да диңгезгә бармадым. Минем өчен диңгез ул — Актаныш, ял итү — авылда чүп утау булды. Эшләдем дә эшләдем. Минем өчен шимбә-якшәмбе дә юк иде… Хәтта төннәрен йокларга вакытымны да жәлли идем. Төне буе җыр, сценарий язып утырган чакларым әле дә истә.

Хәзер шулай ял итеп яшәсәм ярыйдыр бит инде, әйеме?..

Чын йөрәктән, барчагызга да барырга насыйп булсын иде. Диңгезне бер дә күрмәгән кешеләргә, Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән, рәхәтләнеп ял итеп кайтырга язсын», — дип теләкләрен җиткергән ул инстадусларына.

Күпләр Ләйләгә һәм кызы Гөлмәрьямга күңелле яллар, исән-сау әйләнеп кайтуларын теләсә, мондыйрак фикерләр дә язып куючылар булган:

«Чирләр генә ияртеп кайтмагыз инде үзегезнең арттан»,

«Курыкмыйсыз да!»

«Хәзер балалар уку вакытында да чит илләрдә су коенып яталар. Артыгын кыландыру инде бу!..»

«Каян акча алалар икән? Мин дә гел эштә инде, югыйсә. Тик океан янына барып булмый. Утка-суга түлисең дә акча бетә…»

«Үз илемдә ямьле миңа бәрәңге бакчасы да…»

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100