Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйлә Дәүләтова әнисенең зур хыялын тормышка ашырган

«Барлык балаларын бергә җыеп Коръән укыту, дус яшәтү — әниләр өчен иң зур бәйрәм», — дип язган Ләйлә Дәүләтова.

news_top_970_100
Ләйлә Дәүләтова әнисенең зур хыялын тормышка ашырган
Салават Камалетдинов

Шагыйрә, алып баручы Ләйлә Дәүләтова әнисенең зур хыялын тормышка ашыруы турында инстаграмга язган.

«Бу ялларда әнкәйнең зур хыялын чынга ашырдык — ирләр бер бүлмәдә, без хатын-кызлар икенче бүлмәдә бергәләп намаз укыдык. Барлык балаларын бергә җыеп Коръән укыту, дус яшәтү — әниләр өчен иң зур бәйрәм.

Гадәттә, мин күлмәкләрне бик сирәк киям. Бу юлы кидем әле, килешәдер бит?

Ә чәчәкләр әнкәйгә. Ә сез бу ялларда әниегез янына кайткан идегезме, дусларым. Юк икән, бу атнада берничә көн ял булачак. Эшләрегез беркайчан бетмәс. Әнкәегез исән чакта авылга кайтып, аны сөендерегез. Әниегезгә чәчәкләр бүләк итеп килегез әле, яме. Шаккатсын. Сезгә савап булыр. Үзегез дә картайгач яныгызга балаларыгыз кайтуын телисездер бит», — дип язган ул.

Ләйлә Дәүләтова әлеге посты белән намаз укуын күрсәтергә теләмәгән, инстачыларның игътибарын ана хакын хаклау, ананы сөендерү кебек төшенчәләргә юнәлтмәкче булган. Әмма, постын куеп өлгермәгән, язылучылары мең дә бер гаеп табып алганнар үзеннән.

«Намазлык та җәйсәгез, матуррак булыр иде. Аннан, бездә хатын-кызлар мәҗлесләрдә намаз укыганда бер сафка басып укыйлар»;

«Намаз укыганны күрсәтеп, мактанырга ярамый»;

«Телевизор эшли. Укыганда сүндерергә кирәк»;

«Намаз укыганда муеннар капланган булырга тиеш, ул бит гәурәт санала.

«Намаз һәр кешегә дә фарыз. Без үзебезнең укыганыбызны кешегә күрсәтергә тиеш түгел. Рия кертмичә генә гамәлләр кылыйк, дусларым», — дип комментарийлар калдырганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100