news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ләйлә Дәүләтова кызыннан качып нәрсә эшләгән?

Шагыйрә серен ачкан видео куйган.

news_top
Ләйлә Дәүләтова кызыннан качып нәрсә эшләгән?
Ләйлә Хәкимова

Шагыйрә Ләйлә Дәүләтова кеше күрмәгәндә нәрсә эшләргә яратканын бөтен инстадөньяга хәбәр иткән.

«Кеше күрмәгәндә, иң мөһиме - Гөлмәрьямгә күрсәтмичә нәрсә эшләргә яратам?» - дигән сорау биргән идем. Мин Гөлмәрьямгә күрсәтмичә, качып кына чипсы ашарга яратам. Ул бик зыянлы! Ашарга гомумән ярамый! Составын укып карагыз!!! Ләкин кайчагында ашыйм шул. Әлеге мизгелләрдә дә ашыйм», — дип язган шагыйрә.

«Ә сез кеше күрмәгәндә нәрсәләр эшләргә яратасыз? Сер итеп кенә языгыз әле миңа», - дип тә кызыксынган ул.

«Менә белдек инде нинди күчтәнәч алып килергә икәнен», -дип язган аңа тугры тамашачысы.

«Зинһар алып килмәгез, шулкадәр зыянлы әйберне мөмкин кадәр сирәк ашарга кирәк», - дип җавап язган Ләйлә.

Ләйләнең инстадуслары качып нәрсә эшләргә яратулары белән бик теләп уртаклашкан.

«Ә мин туңдырма ашыйм! Балаларга салкынны бирәсе килми, әзрәк җылынганны көтмиләр»;

«Менә теге кыздан яшергән чипсыны алып килеп ашыйсы килә. Аны ачканда бөтен кешене уятырмын дип куркам. Түзәм инде»;

«Мин дә шулай балалардан качып ашыйм шул чипсыны»;

«Пачканы башлагач, туктап булмый әле ул»;

«Ролтон» бар әле, аш бүлмәсе ишеген ябып ашамасаң, исе чыгар инде»;

«Шул чипсыны ашыйбыз шул, тәмле бит, чукынчык»;

"Минем гомердә ашаганым юк»;

«Искә төшереп утырасың. Киттем чипсымны табып алып киләм»;

Кемдер көнбагыш, шоколад, кириешкины качып ашый икән.

«Әйе, кем уйлаган Ләйләнең шулай качып чипсы ашарга яратканын. Тәмле булсын, Ләйлә. Бик сирәк ашарга ярый».

«Булгалый ярамаган әйбер ашаган чаклар, кайгырмагыз. Аш булсын, таш булмасын», - дип тә юатканнар шагыйрәне.

«Мин бер нәрсәне дә качып ашамыйм, намусым кушмый. Мин ашыйм, ә балалар юк. Аларның да ашыйсылары килә бит. Качып ашасам да, күрәләр кебек тоела», - дип язган намуслы инстачы.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Хэтерлисезме берничэ кон элек сезгэ серемне ачмакчы идем! Кеше курмэгэндэ, ин мохиме Голмэрьямгэ курсэтмичэ нэрсэ эшлэргэ яратам , дип сорау биргэн идем! Жавапларыгыз искиткеч кызык булган дусларым ? нинди генэ вариантлар юк ? ну фантазия узегездэ ?? Э болай , мин Голмэрьямгэ курсэтмичэ генэ , качып кына чипсы ашарга яратам. Ул бик зыянлы ☝️!!! Ашарга гомумэн ярамый! Составын укып карагыз!!! Лэкин кайчагында ашыйм шул...хэм элеге мизгеллэрдэ дэ ашыйм...? Э Сез кеше курмэгэндэ нэрсэлэр эшлэргэ яратасыз? Сер итеп кенэ языгыз эле мина ярыймы ? #лейладавлетова #поэтесса #телеведушая #человекпраздник #человекрадость♥ #всемсладкихснов?

Публикация от Лейла Давлетова (@leyla_davletova)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар