Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйлә Дәүләтова кемнән көнләшүен әйтте һәм күптәнге хыялы белән уртаклашты

Шагыйрә, алып баручы Ләйлә Дәүләтова намаз укый белүчеләрдән көнләшүе турында яза.

news_top_970_100
Ләйлә Дәүләтова кемнән көнләшүен әйтте һәм күптәнге хыялы белән уртаклашты
Александр Эшкинин

Ләйлә Дәүләтова инстаграмда үзенең иң зур хыялы турында язган. «Син көнләшә беләсеңме ул?» — дип сорадылар бүген миннән. Әлбәттә, беләм. Бу тормышта минем бик кызыккан, ләкин әле һаман да тиешенчә итеп эшли белмәгән әйбер бар. Ә бик күпләр булдыра ала бит. Менә шул булдыручылардан мин егылып көнләшәм һәм кызыгам. 

Бу минем күптәнге хыялым һәм максатым. Әкрен генә мин шул максатыма таба барам. Ләкин бик әкрен барам. Тизрәк шуңа ирешсәм, мин бик бәхетле булыр идем. 

Әлегә кәгазьдән карап кына өйрәнәм. Күп нәрсәне дөрес эшләмәвемне аңлыйм. «Искә алганың бармы, бик байларның да, бик бәхетле булырга тиешле кешеләрнең дә күңелләре тынычсыз. Чөнки күңел тынычлыгын бары тик намаз гына бирә.Ихлас йөрәктән намаз укыган кешеләрнең тормышы чын-чынлап икенчегә әйләнә», — дигән иде миңа Рамил хәзрәт. 

Әйе, намаз — минем хыялым. Рамил хәзрәтнең сүзләре йөрәгемдә уелып калды. Хак сүзләр уйландыра шул. 

Арагызда минем кебек намаз укырга хыялланып та, тотына алмаучылар бармы? Әллә бүген укып карыйбызмы соң? Менә монысына инде кызыксагыз да, тотынсагыз да була. Уразада намаз өйрәнү аеруча саваплы диләр», — дип яза ул. 

Инстачылар арасында, Ләйлә Дәүләтова кебек, намазга басарга кыймыйча йөрүчеләрнең күп булуы ачыкланган. Алар пост астында комментарийлар яза. 

«Намаз укуның рәхәтлекләрен белсәгез икән. Мин укытучы. Әле эштә, яулык бөркәнеп йөрергә рөхсәт итмиләр. Шуңа, быелгы уку елын тәмамлау белән эштән китәргә иде», — дип язган берсе. 

«Сезгә сокланам. Ләкин эштән үк китәргә кирәкмидер. Бу проблеманы хәл итәргә була. Бернинди җитәкченең дә эштә яулык япмаска дигән таләп куярга хакы юк», — дигән аңа Ләйлә. 

«Ураза иң әйбәт вакыт инде намаз укый башларга. Догалар тиз ятлана. Шайтаннар богауда була бит Уразада. Башта өйрәнеп карап укыйсың. Аннан ятланыла»;

«Мин былтыр Рамазан аенда башлаган идем намазны. Калдырмаска тырышам. Күңел халәте укырга куша. Уңышлар, Ләйлә, башлап җибәр»;

«Башта көненә бер генә тапкыр укып кара. Иртәнгесен. Аннары, ияләшкәч, биш вакытын да кырык көн буе укырга тырышырга кирәк. Кабат үзеннән-үзе укыла. Намаз укымасаң, нәрсәдер җитми кебек», — дип киңәшләр язган, үз тәҗрибәләре белән бүлешкән халык.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100