Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Матур төш: Ләйлә Дәүләтова Казан ресторанында Максим Галкин белән очрашкан

Шагыйрә бу турыда виртуаль дусларына сөйләгән.

news_top_970_100
Матур төш: Ләйлә Дәүләтова Казан ресторанында Максим Галкин белән очрашкан

Шагыйрә Ләйлә Дәүләтова матур төш күргән. Ул Казан ресторанында Максим Галкин белән «очрашудан» туган хис-кичерешләре белән виртуаль дуслары белән уртаклашкан.

«Кичә төнлә очраклы гына Казанның иң шәп ресторанында чәй эчәргә туры килде. Шунда ике баласын ияртеп Максим Галкин килеп кермәсенме! Шаккаттым, шатландым, каушадым!

Монда нормаль өстәлләр юк дия-дия безнең зур өстәл янына килеп тә утырды. Әкияттәге кебек инде. Балаларга син йолдыз ни, түгел ни, рәхәтләнеп Гөлмәрьям белән уйный да башладылар. Бик ачык кеше буларак, Максим да сөйләшергә җайлы кеше булып чыкты!

Концертларым турында киңәшергә кирәк дип, Данир Сабиров чакырткан икән! Әйтәм аны, Данирның концертлары шәп була, мондый шәхесләр белән эшләгәч, кәнишне инде! Әле күпме түләгәндер…

Чын журналист буларак, кешенең эчендәге бөтен серен сөйләтә алуымны беләсез! Рәхәтләндек! Кешенең серләрен сөйләргә ярамый. Шуңа күрә язмыйм. Оялам да әле. Алла да Казанда икән! Эх, мин әйтәм, Адәм һәм Һава тапшыруында эшләгән чак булса, супер әйбер ясаган була идем болардан!

Нинди таныш тавыш дип карасам, ишектә Илсөя Бәдретдинова күренде һәм туп-туры безнең өстәлгә килеп тә утырды!

Ооо, яратам шуны. Ну кызый, диде бу, әйберләрен өстәлгә шап итеп ташлап. Менә шул тимерле сумкасы бөтен эшне бозды да куйды. Эх, Илсөя! Аны ипләп кенә ярамыймы? Сезнең дә шулай бер уйламаган кешеләрне төштә күреп, кинәт кенә уянып киткәнегез бармы ул? Эх, мин әйтәм, күпме сөйләшәсе сүз калган иде! Фотога төшәргә дә өлгерми калдык! Сезгә күрсәтеп, мактанган булыр идем», — дип тәмләп язган Ләйлә.

Инстачыларның күпчелеге рәхәтләнеп ышанып укып утырган да, аннары рәхәтләнеп көлгәннәр. Ә шагыйрәнең мондый «шаярулары»ннан хәбәрдар булучылар һич ышанмаган.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Мин моны сойлэргэ дэ оялам ? Кичэ тонлэ , урыслар эйтмешли , совершенно случайно , казаннын ин шэп ресторанында чэй эчэргэ туры килде. Шунда 2 баласын ияртеп Максим Галкин килеп кермэсенме! @maxgalkinru узе !!! Шаккаттым, шатландым, каушадым! Чё то башка нормаль остэллэр юк монда дия -дия безнен зур остэл янына килеп тэ утырды ? Пряме экияттэ кебек! Балаларга син йолдыз ни, тугел ни, рэхэтлэнеп Голмэрьям белэн уйный да башладылар ? Бик ачык кеше буларак , Максим да сойлэшергэ жай кеше булып чыкты! Концертларым турында кинэшергэ кирэк дип, @danir_sabirov87 чакырткан икэн! Эйтэм аны, Данирнын концертлары шэп була, мондый шэхеслэр белэн эшлэгэч, кэнишне инде! Эле купме тулэгэндер ? Чын журналист буларак , кешенен эчендэге ботен серен сойлэтэ алуымны белэсез ! Рэхэтлэндек! Кешенен серлэрен сойлэргэ ярамый. Шуна курэ язмыйм. Оялам да ? Эле , Алла да Казанда икэн ! Эх, мин эйтэм, АдэмХава эшлэгэн чак булса , супер эйбер ясаган була идем болардан! Нинди таныш тавыш дип карасам, ишектэ @ilsiiabadretdinova куренде хэм туп - туры безнен остэлгэ килеп тэ утырды! ? Ооо, яратам шуны ? Ну кызыыыыый , диде бу, эйберлэрен остэлгэ шап итеп ташлап. Менэ шул тимерле сумкасы ботен эшне бозды да куйды ...? Эх Илсоя...! Аны иплэп кенэ ярамыймы ?Сезнен дэ шулай бер уйламаган кешелэрне тоштэ куреп , кинэт кенэ уянып киткэнегез бармы ул? Эх, мин эйтэм, купме сойлэшэсе суз калган иде!. Фотога тошэргэ дэ олгерми калдык ! Сезгэ курсэтеп мактанган булыр идем ? #лейладавлетова #поэтесса #телеведущая Кояшлы иртэ белэн Сезне ?☀️ Ошаса , сездэн ❤

Публикация от Лейла Давлетова (@leyla_davletova)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100