Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйлә Дәүләтова: "Хезмәт хакымны әйтсәм, егылып китәр идегез. Мине берни дә шаккаттырмый"

Ләйләдән озын буйлы, сау-сәламәт ир-атлар да акча сорый икән.

news_top_970_100
Ләйлә Дәүләтова: "Хезмәт хакымны әйтсәм, егылып китәр идегез. Мине берни дә шаккаттырмый"
Ләйлә Дәүләтова инстаграмга акча сораучылар, хезмәт хаклары, байлык турында пост язып калдырды. Ул бай булып күренеп йөрүче кешеләрнең торырга урыны да булмавын, үзеннән акча сорап интектерүчеләр дә булуын яза. Эшләгез, эш хәерчелектән коткара, дип киңәш итә Ләйлә. 

“Сер түгел, инстаграмга һәр кеше үзенең иң бай, иң бәхетле фотосын куя. Чынлыкта кешенең ашарга акчасы булмаска мөмкин. Ә фотода, сәхнәдә салоннан алып торган кыйммәтле күлмәк киеп чыгарга мөмкин. Сез бай дип уйлаган кайбер иҗат кешеләрнең торырга фатиры да булмавын беләм. Күпләре кредит, ипотека түли, ремонтка акчалары юк. Мин үземнең хезмәт хакымны әйтсәм, сез егылып ук китәр идегез. Мине берни дә шаккаттырмый. Һәркемнең үз проблемасы, үз мәшәкате.

Бер генә әйбергә аптырыйм, еш кына миңа ярдәм сорап, яки акча сорап мөрәҗәгать итәләр. Хәтта мөмкинлегем юк дисәм, ачуланалар әле. Авырулар, хатын-кызлар гына түгел, хәтта озын буйлы, сау-сәламәт ир-атлар да акча сорап яза. Чираттагы шалтыратудан соң йокым качты. Сезне дә шулай аптыраталармы ул?

Мин һәрвакыт нәрсәдер эшләргә тырышам. Сау-сәламәт кеше эшләргә тиеш. Эш күңелсез уйлардан, хәерчелектән, депрессиядән коткара. Эшләгез. Инстаграм да ул минем өчен эшнең бер төре. Һәр эшемне яратып эшлим”.

Сер тугел, инстаграммга хэр кеше узенен ин матур, ин бай, ин бэхетле фотосын куя... Чынлыкта кешенен ашарга акчасы булмаска момкин, а фотода, сэхнэдэ ниндидер салоннан алып торган кыйммэтле кулмэк киеп чыгарга момкин... Сез бай дип уйлаган кайбер ижат кешелэренен торырга фатиры да булмавын белэм. Куплэре кредит, ипотека тули, ремонтка акчалары юк.. Мин уземнен хезмэт хакымны эйтсэм, сез егылып ук китэр идегез... Мине берни дэ шаккатырмый. Хэркемнен уз проблемасы, уз мэшэкате.. Бер генэ эйбергэ аптырыйм, еш кына мина ярдэм сорап, яки акча сорап морэжэгать итэлэр. Хэтта момкинлегем юк дисэм, ачуланалар да эле... Авырулар, хатын-кызлар гына тугел, хэтта озын буйлы сау-сэламэт ир-атлар да акча сорап яза... Чираттагы шалтыратудан сон йокым качты.. Сезне дэ шулай аптыраталармы ул? Мин хэрвакыт нэрсэдер эшлэргэ тырышам..Сау сэламэт кеше эшлэргэ тиеш. Эш-кунелсез уйлардан, хэерчелектэн, депрессиядэн коткара...Эшлэгез! Инстаграмм да ул минем эшемнен бер торе...Хэр эшемне яратып эшлим...Суз унаеннан, бу эллэ кайчангы фото Бар иде яшь чаклар! Киттек йокларга жэмэгать! Юк-бар укып утырмагыз #лейладавлетова #поэтесса #телеведущая #тнв #человекпраздник #веселаятамада #всемдобройночки 

Публикация от лейла давлетова (@leyla_davletova)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100