Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйлә Дәүләтова гашыйк булган: «Карап, сокланып, яратып туймаслык син…»

Бу көннәрдә шагыйрә Ләйлә Дәүләтова Төркиянең Истанбул шәһәрендә ял итеп ята икән һәм ул анда башын югалтыр дәрәҗәгә җитеп гашыйк булган… Кемгә, дисезме. Истанбулның үзенә…

news_top_970_100
Ләйлә Дәүләтова гашыйк булган: «Карап, сокланып, яратып туймаслык син…»
Салават Камалетдинов

«Мин шаккаттым… Моңа кадәр Төркиянең диңгез буенда яту гына иң кызыгы, дип уйлый идем. Ялгышканмын!

Инстаграммдашларның Истанбулны шулкадәр мактауларына аптырый идем… Инде ничә көннәр телефонны кулга алганым да юк… Вакыт юк. Теләк юк. Сез дә минем бар икәнне оныткансыздыр…

Арагызда минем кебек Истанбулны белмәүчеләр булса, бер-ике әйбер күрсәтим әле! Видеоларны сыпырып карагыз, яме. Ике диңгез уртасыннан сәяхәт. Европа һәм Азияне тоташтыручы данлыклы Ататюрк күпере. Ахшамнан соң мизгел эчендә үзгәрүче зуууур акчарлаклар. Рәхәтләнеп ләззәтләнәсез. Диңгез янында ресторан. Җаның теләгән балыкны сайлап пешерәләр. Диңгез тавышы! Гашыйклар! Никадәр милләт кешеләре! Карап, сокланып, шаккатып, яратып туймаслык икән син, Истанбул! 

Арагызда Истанбулны яратучылар бармы, дуслар? Әллә минем кебек бер тапкыр да булмаучылар күбрәкме?» — дип яза Ләйлә инстаграмда. Бактың исә, шагыйрәнең күпчелек «подписчик”лары да — Инстанбулга гашыйк кешеләр. 

«Без дә булдык. Бик ошады. Эх, тагын барыр идем…»

«24 ел элек мин анда туйда булдым. Шул вакытта ук шәһәрнең матурлыгына хәйран калып, сокланып кайткан идем»

«Барган саен барасы килә анда», — дип язганнар. 

Бер дә барып күрмәүчеләр, ә хыялларынып яисә җыенып, Ләйләне югалтып йөрүчеләр дә бар:

«Балыкларың бик тәмлегә охшаган. Исән-сау әйләнеп кайтыгыз. Без барып күрә алмыйбыз инде. Шушылай, фотоларны күрсәтсәң, бик яхшы. Рәхмәт яусын!»

«Шундый „позитивно“, „романтично“ язгансың, Ләйлә. Минем дә тиз генә билет алып очасым килеп китте», 

«Бик көнләшәм сездән, кайчан барып күрермен икән, хыялда гына калырмы инде»,

«Ә-ә, менә кая югалып торгансыз икән сез!»,

«Онытмадык, Ләйлә, югалттык без сине», — дигәннәр. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100