Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйлә Дәүләтова: «Гөлмәрьямнең әтисе белән аерылгач…»

Шагыйрәнең шактый танылган, телдән-телгә, телефоннан-телефонга күчеп йөрүче бик мәгънәле «Кеше булып кал…» шигыре нәкъ шул вакытта иҗат ителгән икән. Ләйлә аны инстаграм сәхифәсендә укучыларына тагын бер кат тәкъдим иткән.

news_top_970_100
Ләйлә Дәүләтова: «Гөлмәрьямнең әтисе белән аерылгач…»
https://www.instagram.com/leyla_davletova/

«Кеше булып кал… Аның һәр сүзе йөрәктән чыккан. Гөлмәрьямнең әтисе белән аерылгач язган идем мин аны. Нормаль хатын-кыз минем урында елый-елый мәхәббәт шигыре язган булыр иде! Чынлыкта тормышта бөтен нәрсә яхшыга икәнен каян беләсең бит. Без аны еллар узгач кына аңлыйбыз.

Бу шигырьгә инде сигез яшь! Ләкин ул әле дә актуальлеген югалтмый! Күпләр аны яттан белә! Хәтта безнең район башлыгыбыз Энгель Фаттахов та яттан сөйли диделәр!

Минем үземнең тумыштан хәтерем бик начар. Ләкин бу шигырьне төнлә уятып сорасалар да, сөйли алам…

 

Көннәр-төннәр буе тыңласа да,

Чыпчык былбыл телен оталмый.

Яхшылыкны бик тиз оныта кеше,

Начарлыкны гына оныталмый.

 

Бүрәнә дип уйлый һәркем үзен,

Юкса һәрбер кеше тик йомычка.

Ярдәм итәм дигән кешеләр дә

Яхшылыкны эшли тик бурычка.

 

Син үзеңә читтән карап кара,

Нинди икәнлегең күренсен.

Бер тиенсез, дәрәҗәсез калгач,

Чын бәяңне шундук белерсең.

 

Кирәк диеп түгел, күрсәтим дип,

Әйбер җыеп кеше шашына.

Авыр эшләр түгел, көнләшү һәм

Нәфесе җитә адәм башына.

 

Өйдә шундый рәхәт булсын өчен

Нибарысы якты йөз кирәк.

Хәзер һәр кешенең бөтен нәрсәсе бар,

Күнел тынычлыгы бик сирәк.

 

Тимер-таштан түгел, сөю-наздан,

Җылы йомшак оя үрә бел.

Иң бәхетле кеше җирдә син ул,

Булган бәхетеңне күрә бел!

 

Алда ни көтә дип, бик уфтанма,

Артык борчылмавың кулай булыр.

Кыштан соң яз килми калганы юк,

Ходай ничек язса, шулай булыр.

 

Кайгы килде диеп бик кайгырма,

Ул үтмәс күк кенә тоела.

Кояш чыгар алдыннан да башта

Җиргә шаулап яңгыр коела.

 

Шатлык килде диеп бик шатланма,

Башың әйләнмәсен бәхеттән.

Биек менгән чакта онытма син,

Төшәсеңне беркөн тәхеттән!

 

Ә сезгә бу шигырьнең кайсы сүзләре якын? Дәвамы кирәкме?» — дип сораган Ләйлә инстадусларыннан.

«Бөтен сүзе бик урынлы. Әйтерсең, моны туксан еллык тәҗрибәсе булган кеше язган»,

«Тормышка ачу килгән чакта сезнең шигырьләр китабын укып чыгам»,

«Бу шигырегезнең һәр юлында олы мәгънә, Ләйлә!»

«Йөрәккә үтеп керә. Рәхмәт сезгә!»

«Бик үтемле, халыкчан шигырь»,

«Гомерлек шигырь юллары бу!»

«Әлбәттә, дәвамы кирәк!» — дип язганнар Ләйләгә виртуаль дуслары.

«Гөлмәрьямның әтисе аңладымы икән ул вакытны… Хәзер аңлыймы икән?.. Бөтенесен югалтканчы аңласыннар иде-е-е…» — дип уфтанып комментарий калдырган берәү.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100