Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйлә Дәүләтова Фидан Гафаров белән үзара мөнәсәбәтләре турында сөйләгән

«Безнең арада сез уйлый торган бер начар нәрсә дә булмады», — дип яза ул.

news_top_970_100
Ләйлә Дәүләтова Фидан Гафаров белән үзара мөнәсәбәтләре турында сөйләгән
Салават Камалетдинов

Шагыйрә, алып баручы Ләйлә Дәүләтова инстаграмда иҗатташ дусты Фидан Гафаровны туган көне белән котлаган.

«Бүген Фидан аганың туган көне. 1947 елгы икәнен беләм, ничә яшь икәнен исәпләп чыгара алмадым. Чыннан да шул кадәрме икән? Булмас!

Фидан ага бердәнбер. Татарстанның, Башкортстанның, Россиянең халык артисты булган бу күренекле шәхес белән бергә эшләү бәхете насыйп булган иде. 9-10 ел супер гастрольләр оештырдык.

Әй, гайбәтләр йөрде дә соң бенең хакта.

Чын йөрәктән әйтәм, дуслар, безнең арада сез уйлый торган бер начар нәрсә дә булмады. Без бер-беребезне бик хөрмәт итәбез.

Ә сез безнең концертларны хәтерлисезме?» — дип язган ул.

«Әйе шул, чәйнәделәр сезне. Әле хәзер дә чәйниләр. Сезнең кызны аныкы дип уйлыйлар бит. Уф, үләм, кешедәге әшәкелек, башка сыймаслык. Эт өрә тора диләрме әле. Фидан аганың барлык җырларын яратабыз, малае Азамат та бик матур җырлый»;

«Сез төзегән сценарийлар буенча барган ул концертларны соклана-соклана Казанның үзенә барып та, Кукмарада да, Балтачта да, Сабада да карадык. Ул концертлар Фидан Гафаровның бөтен иҗатын үз эченә алган спектакльләр иде. Бер тында карала торган. Күрәсе иде тагын шундый концертларыгызны. Нурия Ирсаева Фиданның гомерлек партнеры инде, ләкин сезнең дуэтларыгыз да искиткеч матур чыга иде. Сагынабыз Сезне», — дип комментарийлар калдырган Ләйләнең инстадуслары.

Фидан Гафаров та үзен Ләйлә Дәүләтова белән иҗади мөнәсәбәтләр генә бәйләве, аның кызынын үзеннән булмавы турында сөйләгән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100