Ләйлә Дәүләтова черкидән котылуның җиңел ысулын өйрәтә
Черки лимон белән канәфердән курка икән.
Шагыйрә Ләйлә Дәүләтова черкидән котылуның яңа ысулы белән уртаклаша.
«Лимонны кисәсез дә, эченә канәфер тыгып чыгасыз. Черки сезгә түгел, бүлмәгезгә якын да килмәячәк», — дип язган ул.
Инстачыларның бер өлеше черкидән котылуның яңа ысулы өчен рәхмәт әйтеп язган.
Ә икенчеләре «файдасыз, черкине аның белән генә куркытырмын димә», дип комментарий калдырган. «Сезнең черкиләр үзенчәлекле, ахры. Тагын бер ясап карарга киңәш итәм. Без файдасын күрәбез», — дип язган шагыйрә.
Инстачылар үз ысулларын да тәкъдим иткән. Суга ванилин болгатып, тәннең күренгән өлешләренә сөртү дә җитә икән. Кемдер өйдә камфора маен кыздырып черкиләрне куркыта.