news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ләйлә Дәүләтова белән Айдар Тимербаев яңа хит әзерли

Алар җырның темасы буенча инстачыларга мөрәҗәгать иткән.

news_top
Ләйлә Дәүләтова белән Айдар Тимербаев яңа хит әзерли
https://www.instagram.com/leyla_davletova/

Шагыйрә Ләйлә Дәүләтова белән композитор Айдар Тимербаев очрашкан. Алар бергәләп җырлар язарга ниятли. Нәкъ шул хакта Ләйләнең машинасында сөйләшеп утыралар.

Ә җырның темасы буенча инстачыларга мөрәҗәгать иткәннәр. Җиңүче идея авторларына бүләкләр дә вәгъдә итәләр.

Ике авторның иҗатын яратучылар яңа җырның суперхит булачагына ышана.

Инстачылар арасында терлекче, комбайнчыга багышланган җыр сораучылар бар.

Кешелеклелек, дәү әнием, шәфкатьлелек, яшьлек, көз, әти белән кыз, әни белән ул турында җыр язарга тәкъдим иткән шагыйрәнең виртуаль дуслары.

«Кызларым дип җырлаучылар күп, ә уллы әниләргә багышланган җырлар юк», «Бөтен гомерен бер юләр белән яшәп, рәхәт күрмәгән хатын турында җыр кирәк», — дип язучылар да бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар