news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ләвәшле һәм сырлы йомырка табәсе

Туклыклы һәм тиз пешә торган йомырка табәсе рецептын тәкъдим итәм.

news_top
Ләвәшле һәм сырлы йомырка табәсе
Ингредиентлар: түгәрәк ләвәш, йомырка, яшеллек, тоз, борыч, сыр, үсемлек мае.

Табаны үсемлек мае белән майларга мөмкин, мин майламадым.


Табага ләвәш җәяргә, өстенә 3-4 йомырка сытарга, яшел суган, укроп, тоз, борыч сибәргә. Эре угычтан уылган сыр салырга һәм тагын бер ләвәш белән өстен капларга. Табаның өстен каплап 5 минут сүрән утта пешерергә. Аннары икенче ягын әйләндерергә, өстенә сыр сибәргә һәм капкач ябып, янә биш минут пешерергә.


Эчлеккә эре угычтан уылган колбаса, сосиска да өстәсәгез, тагын да тәмлерәк булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар