Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үләсен сизгән кебек йөрде»: Өч яшьлек баланың корсагына арматура кергән

Сабый су буендагы талдан егылып төшкән һәм коточкыч үлем белән үлгән.

news_top_970_100
«Үләсен сизгән кебек йөрде»: Өч яшьлек баланың корсагына арматура кергән
https://pixabay.com/

5 майда Мәскәү өлкәсендәге Бронницы шәһәрендә фаҗига була. Өч яшьлек малай агачка менә һәм егылып төшә. Шул чакта аның эченә тимер арматура таягы кадала. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.

3 һәм 2 яшьлек ике бала булган гаилә соңгы вакытта изоляциядә яши. Балалар шәхси йорт тирәсеннән читкә чыкмый. 5 майда әни кеше янына сеңлесе килә. Алар балалар белән елга буена йөрергә баралар. Балалар суга таш ыргытып уйный, әни кеше кычыткан җыя.

Бераздан алар өйгә кайтырга җыеналар. Малай соңгы тапкыр агачка менеп төшмәкче була. Әнисе тыйса да, сабый сүз тыңламый. Ул яр кырыеннан пристаньга иелеп үскән тал агачына атлана. Шул чакта малай егыла. Бала пристаньда тырпаеп торган арматура таягы өстенә килеп төшә. Таяк 50 см чамасы тырпаеп тора.

Башта әни кеше моның арматура икәнен аңлап җиткерми, агач дип уйлый. Ул кисәк кенә шуны тартып алмакчы була. Бала кычкыра һәм аңын югалта.

Урынга тиз арада ашыгыч ярдәм килеп җитә, хастаханәдә баланың үлүен раслыйлар.

Сабый секундлар эчендә үлә. Ул соңгы арада үләсен сизенгән кебек йөри, башы авыртуга зарлана, тиз генә аңлап җиткерми, озаграк йокларга сорый. Кайгыга баткан ана елый-елый шуларны сөйләгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100