Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләбиб Леронның хатыны Фидания ханым: «Туган авылыма кайтып та керә алмый идек, әгәр…»

Кар хәйран яуды быел. Искитмәлле! Әнә, Ләбиб абый белән Фидания апа да Кукмара якларына кайткач, авылларына көчкә кергәннәр.

news_top_970_100
Ләбиб Леронның хатыны Фидания ханым: «Туган авылыма кайтып та керә алмый идек, әгәр…»
https://www.instagram.com/fidanleron/

«Авылымның урамын кабат-кабат урадым» дип җырлап булмый, җәмәгать! Урарсың, бар! Олы юлдан 300-400 метр гына читтә безнең авыл, кул сузымында гына. Әгәр дә мәгәр шул араны ачмасалар, кичә авылга керә алмый идек. Ачтылар, рәхмәт төшкерләре, безнең күз алдында шулхәтле тырышып эшләде тракторчы, рәхмәтләр яусын, моны оештыруга кемнәрнең хезмәте кергән, барысына чын күңелдән рәхмәт! Егерме минут дигәндә, юлыбызга ак җәймә. Чистартылган юлдан выжылдап килеп туктадык, малай, капка төбенә! Авылдагы кар, аклык, күңелләрдә рәхмәт хисләре! Әни йөри көрәк күтәреп… Гаҗәеп манзара! Тукта, мизгел!

 Сезнең авылларны кар күмеп китмәдеме әле, дусларым?» — дип язган Фидания ханым инстаграмда.

«Нинди күммәсен?! Кар бөтен Татарстанны басты! Ярты төн кар көрибез!»

«Быел муллык уяды. Юл чистартучыларга рәхмәт. Мондый күп карны утыз-кырык еллап күргән юк иде», — дигәннәр аңа инстадуслары.

«Шул аклык эзләп туган якка кайтып килсәк кенә инде…

Кара кайгы эз калдырган йөрәк сызлап,

Кара гайбәт җанны телеп, салса утка,

Тормыштагы кара төстән тәмам туеп,

Кайтып китәм аклык эзләп туган якка», — дип хисләргә бирелгән берәү.

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100