news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ләбиб Лерон яшелчә бакчасында эшләгәндә дә галстугын салмый

Шагыйрь яшелчәләрдән чыршы ясаган фотосын күрсәтте.

news_top
Ләбиб Лерон яшелчә бакчасында эшләгәндә дә галстугын салмый
https://www.instagram.com/labibleron/

Ләбиб Лерон бакча уңышын җыйган да, шулардан чыршы ясап куйган.

«Интеллигент кеше кайда гына булса да, ни генә эшләсә дә, аның галстугы һәрчак муенында булырга тиеш, дип әйтә иде әллә кем… Киндерле бакчасының туклыклы чыршысы янында әле мин — бераз күңелле тәнәфес ясап, эшләгән эшемә үзем биниһая зур бәя биреп, хозурланып утырган мәлем», — дип язган шагыйрь.

«Иренмичә шушылай итеп эшләп утыруыңа шаккатам. Инде уңышны җыйнап бетердек дип, тизрәк урнаштырасы урында», — дип комментарий язучыга шагыйрьнең хәләл җефете Фидания ханым үзе дә иренә ярдәм итүе турында язган.

«Интеллигент кешенең галстугы һәрчак муенда булырга тиеш», - дигән сүзнең хуҗасын да тапкан инстачылар: «Ул әллә кем — мәрхүм Госман Хәбибуллин! Тукай музеенда директор булып эшләде. Үзе мунчадан да тагып чыга иде галстукны, яка төймәләнгән булыр иде».

«Сентябрьгә бәрәңгең җитә», - дип язган инстачыга: «Кайтып та кергәне юк, әле дә үскән бу нигъмәтләр», - дип җавап язган берсе.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар