Ләбиб Лерон: «Нәрсә булды, Заһид? Син дә китеп баргансың бит, яшьти!»
Танылган язучы вафаты сәбәпле, Ләбиб Лерон хушлашу сүзләре язган.
«Нәрсә булды, Заһид? Син дә китеп баргансың бит, яшьти!
Күз алдымнан кинокадрлар йөгереп узгандай булды: Казан мәдәният институтында укыган чагыңда икебезнең дә Остазы булган Нияз Акмал янына «Яшь ленинчы»га гел килеп йөрдең, безнең гәзиткә дә, «Чаян» журналына да шаян әсәрләреңне алып килә идең, без исә язганнарыңны бастырып өлгерә алмый идек… Бермәлне армиягә киттең, аннан өзлексез хатлар яудырдың, хатларың ахырына үзеңчә шаяртып «Заһид Бөек» дип язып куяр идең… Армиядән туп-туры безнең янга (дөресрәге, Нияз абый янына) — «Яшь ленинчы»га кайттың шикелле… Казансу буенда безгә армиядә күргәннәреңне маҗаралы әсәр итеп бәян иткәнең бүгенгедәй истә…
Бер мәл бәкедә су коена башладың… Җәмәгать транспортыннан йөз чөереп, велосипед белән йөрергә тотындың, туган ягың Кукмарага да шулай еш йөрдең… Максатың шаккатыру түгел иде синең — яшәү рәвешең шундый иде… Менә дигән шаян яки фантастик әсәрләр яздың да, кинәт төрле өслүбтәге гәзитләр чыгарырга тотындың… Ул да булмады, дөя асрарга керештең… Каһарман замандашларың белән бергә Ирек мәйданында ачлык тотуың — үзе бер тарих… Гаҗәеп кеше идең син, Заһид! Гадәттә, юмор язган кеше төртмә сүзләрне кабул итә алмый, син елмаеп-көлеп үткәрә белә идең. Минем «Казандагы ике бөек кешенең берсе — Заһид Мәхмүди. Икенчесе дә — Заһид Мәхмүди!» дип шаяртуымны да ихлас кабул иттең… Безнең белән дә булды инде хәлләр, дип әйтерлек вакыйгалар да үтте безнең башлардан… Анысын үзебез генә беләбез инде, яшьти… Сирәк очраштык, әмма шул очрашу вакытында күңелле итеп сөйләшә белдек.
Рәхмәт сиңа, Заһид! Булганың өчен, әсәрләрең өчен, кемнәргәдер яраклаша белмәгәнең өчен, ихласлыгың, тугры сүзле булуың һәм кирәк вакытта җитди була белгәнең өчен. Кеше китә, җыры кала, диләр… Җыр булып, син безнең күңелләрдә каласың… Хуш, Заһид!..»