Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләбиб Лерон мәзәкләре

«Чаян» журналы, Ләбиб Леронны 60 яшьлеге белән котлап, аның юмористик әсәрләрен тәкъдим итә.

news_top_970_100
Ләбиб Лерон мәзәкләре

РОБАГЫЙЛАРДАН БЕР-ИКЕСЕ:

И татарым, хәлләр беркем кызыкмаслык:

Бер үк тырма тешләренә кырык бастык…

Үзебезчә сөйләшергә һич юк вакыт:

Кияү — урыс, килен — марҗа, онык — маңкорт!

Бу Рәсәйне ваклап сатып эчтеләр, дип

Кемдер анда, кемдер монда сөйләнә бик.

«Монда минем өлеш тә бар!» — дип уйласаң,

Кысылмыйча кала күрмә син дә, Ләбиб.


ЛӘБИБЧӘ ӘЙТЕЛГӘН ГЫЙБАРӘЛӘРНЕҢ БЕРНИЧӘСЕ

● Бер тапкыр үлгәнче, мең тапкыр көлүең яхшы.

● Өйдә бер термос була торып, балама Термос дип исем кушмам бит инде.

● Без шундый халык: без сатылмыйбыз, безне сатып кына алалар.

● Синең татарча әйткәнеңне ишетмәмешкә салынган кеше үз телен белмәгән татар булыр.

● Маңкорт татарга чит тел якынрак.

● Авыру илдә сәламәт яшәп булмый.

● Чит-ят хатыннарның ысылдавына караганда, үз хатыныңның өрүе җанга якынрак.

● Гашыйк булган саен шигырь язса, кәгазь җитмәс иде шагыйрьгә.

● Җирдә йолдыз шулхәтле күбәйде, күктәгесенә багарга һич вакыт юк.


КӨЛЕМСӘК МӘЗӘКИЯТЛӘРДӘН — ИКЕСЕ

СИН ИДЕҢМЕНИ?

— Бүген командировкадан кайтып керсәм…

— Ха-ха-ха!..

— Ник көләсең? Әле сөйли генә башладым бит…

— Ха-ха-ха-ха… Бәй, син идеңмени ул?.. Ха-ха-ха…


КАЙСЫГЫЗ МИНЕМ ӘТИ? (Кәмит)

Кыз. Сиңа әйтәм! Безнең балабыз булачак! Ишеттеңме, Рәис?!

Егет. Ишетәм лә-ә-ә… Чукрак түгел. Әтисе кем? Нәсимме?

Кыз. Аңламассың сезне! Нәсим син дип уйлый… Гали — Нәсим дип…


ШАКМАКЛЫ ТАКМАКЛАРЫНЫҢ — ДҮРТЕСЕ

ЭШЛӘПӘ

Һич кенә дә тынгы бирми

Бер сәер теләк:

Кояшны эшләпә итеп

Киясе килә.


БЕР ФИКЕР

Язалар да сызалар —

Әдәбият чүбәя…

Шагыйрьләр кимегән саен,

Редакторлар күбәя.


КАЙ ЗАМАН БУ 

Интернет заманы шул,

Карыйсың көлеп кенә… .

.Тукайдан калган каләмнең

Карасы кибеп килә…


СЕЗ СОРЫЙСЫЗ…

«Хәлең ничек?» — дип сорыйсың…

Хәлләр чыдарлык кына:

Җирдән күтәрелеп булмый

Һава чыгарып кына.


ПАРОДИЯЛӘРНЕҢ — ӨЧЕСЕ

Гәрәй РӘХИМГӘ

Шагыйрь ул, язучы, лауреат…

Исем бар, дәрәҗә бар, әйе.

Титулы гына ни тора:

Советлар Союзы Гәрәе!


Равил ФӘЙЗУЛЛИНГА (Улы Газизне истә тотып)

Кырыклап китабы чыккан —

Иллегә тулмагае…

Фәйзуллинның шәп китабы

Газизе булмагае!


АЛМАЗ ХӘМЗИНГӘ

Брежневларны «терелттең»…

«Шикәр» сөйләп көлдерттең…

Җырлар җырлап, юмор көйләп…

Язучы булып беттең!


«ЧАЯННАН» — ЛӘБИБКӘ

Ләбибнең маңгайга чәпеп

Язганнарын аңлыйбыз.

«Чаян”ыбыз юкарак шул —

Барсын сыйдыралмыйбыз… 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100