Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләбиб Лерон Гүзәл Уразова, Ришат Төхвәтуллин һәм Илсөя Бәдретдинованы тәнкыйтьләгән

«Атказанган» җырчылар шыплап тулган республикада афишалар да исеменә җисеме туры килерлек булсын иде», — дип яза инстачылар.

news_top_970_100
Ләбиб Лерон Гүзәл Уразова, Ришат Төхвәтуллин һәм Илсөя Бәдретдинованы тәнкыйтьләгән
Рамил Гали

Язучы, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон күпчелек татар җырчыларының концерт афишалары рус телендә язылган булуга игътибар иткән. «Казанның үзебез яшәгән Чистай урамы буйлап йөргәндә бер генә урында „теш дәваханәсе“ дигән элмә такта күрдек. Калганнары барысы да рус телендә язылган. Шуңа әрнеп йөргәндә, күзебез ошбу концерт афишасына төште. Мондагы белибердага сез ничек карыйсыз? Бу шулай махсус эшләнәме? Ике телдә язылган булырга тиеш, дип кемнәрдер өстән кушамы? Кемгәдер ошарга теләүме бу? Беркөнне „ТНВ“ дан Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов концертын күрсәттеләр. Сәхнәнең арткы өлешендә „Гузель Уразова-Ильдар Хакимов“ дигән язу концерт буе эленеп торды. Җырлы тамаша татарча бара бит, югыйсә. Мин нәрсәнедер аңлап бетермим, ахрысы… Аңлатыгыз әле миңа!», — ди язучы. 

Инстаграмдагы постының ахырына: «Мин Ришат Төхвәтуллинның да, Гүзәл Уразованың да җырлавын яратам үзе…», — дип өстәгән Ләбиб Лерон. 

«Әлеге афишаларга җырчылар үзләре яки директорлары заказ бирә бит инде. Тикшереп алырга тиешләр. Иң мөһиме фото матур һәм даталары дөрес булу гына кирәк микәнни?! Җырчы әфәнде-ханымнар, игътибар бирегез инде афишаларыгыздагы язуларга. «Атказанган» җырчылар шыплап тулган республикада афишалар да исеменә җисеме туры килерлек булсын иде. (Ришат Төхвәтуллин турында әйтүем түгел, гомумиләштереп әйтү), — дип язган бер инстачы. 

Икенче инстачы Илсөя Бәдретдинованың Кукмарадагы концертында сәхнә язуы рус телендә булу турында хәбәр итә. «Андый гына „вак-төякләргә“ игътибар итүче дә юк ахыры хәзер», — дигән ул. 

«Чын татарча язылса матур инде. Хуҗа юк, контроль юк, хәерле булсын инде! Кызганыч», — дип яза калганнар. 

Җырчылар үзләре әлеге сорауга ничек җавап бирерләр иде икән? 


Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 11 апрель 2024
    Исемсез
    Ой бездэ бит ал ,,_да , гэл , калганы узен бел , менэ. Шундый хэллэр бездэ
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100