Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кызының туган көне иде». Ярсынган ир хатынына һәм аның улына пычак кадаган

news_top_970_100
«Кызының туган көне иде». Ярсынган ир хатынына һәм аның улына пычак кадаган
https://pixabay.com/

Бурятиядә бер ир-ат бергә яши торган хатынын һәм аның улын пычак белән кискәләгән. Фаҗига ир-атның үз кызының туган көнендә булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

13 майда 41 яшьлек хатын һәм үсмер малай хастаханәгә мөрәҗәгать итә. Алар пычак белән кадап яраланган була. Шуннан соң Улан-Удэ шәһәрендә бу хатын белән бергән яши торган 46 яшьлек ир-атны тоткарлаганнар. 

Якынча версия буенча, фатирда ир, хатын, хатынның 17 яшьлек улы һәм аларның уртак кызлары яши. 13 майда кызның туган көне була, бала анасы һәм абыйсы белән паркта аттракционнарда бәйрәм итә. Кич белән алар өйгә кайта, ир исерек була, ул талаш чыгара. Әнисен яклап үсмер малай да талашка кушыла. Ул анасын үги атасыннан каплый. Шуннан соң ир пычак ала һәм үсмернең күкрәгенә кадый. Әни кеше улы өстенә иелә, ир-ат хатынның корсагына пычак кадый, аннары чыгып кача. 

Хатын полициягә шалтыратырга көч таба, аларны хастаханәгә озаталар. Ир-атны патруль хезмәткәрләре тоткарлый. Җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100