Кызын ничек ирсез калдыруы турындагы серен әнисе үләр алдыннан гына чишкән
Эш белән шәһәргә барган чакларында әни кеше почтага кагыла, кызына атап язылган хатларны сөт, йомырка, эремчеккә алмаштырып ала.
Кызына сөйгәненнән килгән хатларны әнисе утка ягып барган. Бу хакта ул кызына үләр алдыннан гына сөйләгән: «Кичер, мине ташлап китүеңне теләмәдем. Бәлки, аңа язарсың, кызы үскәнен белер...» Бу хакта «Челнинские известия»дә Лалә Гайфетдинова яза.
Фронтта туган мәхәббәт
Яр Чаллы кызы — 77 яшьлек Надия Әхмәтҗанова әтисе турында озак вакытлар бернәрсә дә белми. Сер әбисе үләр алдыннан гына чишелә: әнисе белән әтисе фронтта танышкан икән. Әнисе Галиянең хәрби гимнастеркадан, солдат каешы буып төшкән сурәте әле дә альбомда кадерләп саклана.
Медучилище тәмамлауга, 1943 елда Галияне фронтка җибәрәләр. Шәфкать туташы 2 ел сугыш кырыннан яралылар ташый, үзе дә контузия ала, терелгәч, кабат үзенең частена кайта. Ул дәваланган вакытта частька яңа разведчик килә – озын мәһабәт буйлы, кап-кара чәчле егет. Күп сөйләшми торган Галияне егет үз итә, араларында мәхәббәт очкыны кузгала. Мөнәсәбәтләрен яшерергә тырышсалар да, тиздән серләре фаш була – Галия сөйгәненнән бала көтә.
Яшьләр сүз куешалар: Галия бәбиләргә өенә Яр Чаллыга кайтачак, Сергей исә, сугыш беткәч, аңа килә, шунда язылышачаклар да. Кияү егете хатлар язарга вәгъдә бирә, җавап яз, кем туды , зинһар яз, дип үтенә. Уллары туса, «җиңүче» дигән мәгънәне йөртүче «Виктор» исемен кушуны, ә кызлары туса — тизрәк күрешүгә өмет билгесе итеп «Надежда» дип куюны сорый.
1945 елның гыйнварында Галия өенә кайтып керә. Әнисе Нәфисә өчен бу көтелмәгән хәл була, чөнки кызы алдан берни хәбәр итми. Бар булган байлыгы – җилкәсендә азык-төлек салган капчыгы. Өстендә – сырма, сәдәфләре дә эләкмәгән — түгәрәкләнеп төртеп торучы корсагы комачаулый. Бердәнбер кызын әнисе ачулы каршылый, кул астына эләккән галош белән аркасына бер-ике кундырып та ала хәтта. «Бөтен туганнар, күрше-күлән алдында хур иттең, оятлы иттең!»— дип туктаусыз такмаклап елый. Язмыш диген — ул үзе дә кызын ялгызы үстерә, Галиянең әтисе икмәкле якларга акча эшләргә киткән җиреннән югалган була.
Ярсыган ана кызының тиздән кияве киләчәген, хатлар язарга вәгъдә бирүе турында сүзләрне ишетми дә. Галия исә Сергейга әйбәт кенә кайтып җитүен хәбәр итәргә өлгерә. Өйдә купкан буран турында язып тормый.
Беркем белмәгән җиргә
Кызы белән киңәшеп тормастан, Нәфисә Чаллыдан шәһәр читендәге бер авылга күченеп китәргә карар кыла. Гайбәт-сүздән читкәрәк китәсе килә аның. Кассир булып эшләгән Нәфисә, танышлары аша, алмашка яхшы йорт таба. Шулай итеп, аларны беркем белмәгән авылга килеп урнашалар, хуҗабикә иркенләп сулыш ала, кәҗә сатып ала, кош-корт үрчетә. Эше дә табыла — сырмалар тегә торган артельгә тегүче булып урнаша. Кызын да кисәргә-тегәргә өйрәтә.
Галия беркая чыкмый, күршеләре белән аралашмый. Сергейга үзләренең яңа адресын җибәрә, ә егеттән хатлар юк та юк. Кыз борчыла, ләкин монда әнисенең кулы уйнагандыр, дигән уй аның башына да килми. Ә анысы, күченеп китәр алдыннан, кызы Галиягә килгән хатларны җыеп барырга, кызына аларны күрсәтмәскә, бирмәскә, дип, почтада эшләүче дусты белән алдан килешеп куйган була. Эше буенча шәһәргә барган чакларында Нәфисә апа почтага кагыла, кызына атап язылган хатларны сөт, йомырка, эремчеккә алмаштырып ала.
Галия сау-сәламәт кыз бала таба. Туу турында таныклык алганда кабат әнисе килеп кысыла. «Надежда» исеменә ул каршы була, авыл советына барып, оныгын «Надия» дип яздырып кайта, атасының исеме графасына исә «Салиховна» дип яздыра. Нәфисәнең үз әтисе Салих исемле була.
Хат-хәбәр һаман юк
Җиңү килгәч, яшь ана вакытны ашыктыра, Сергейның үзен һәм нәни кызын килеп алуын тагын да өзелеп көтә башлый. Нәфисә апа бу сөйләшүләргә кушылмый, сүзне гел башкага борып җибәрә. Оныгын ул бик ярата. Галиягә медпунктта эш табылуга, бәләкәчне яслегә бирәләр. Айга бер мәртәбә Галия дарулар алырга шәһәргә йөри башлый, барган саен почтага керә, хат-хәбәр килмәгәнме, дип белешә. Ләкин бер генә хәбәр дә юк. Сергей үлгәндер, дигән уйлар килә кызның күңеленә.
Вакытлар үтү белән, Нәфисә кызын кияүгә бирү хәстәрен күрә башлый. Әле санаторийга путевка табып бирә, әле туганнарына кунакка барырга кыстый, бәлки, шунда берәрсен табар, дип өметләнә. Галия исә моңсу елмая гына.
Еллар уза, нәни Надия үсә. Әнисе шикелле үк, медучилище тәмамлый, кияүгә чыга, беренче бәбиен көтә. Шулчак Нәфисә әби авырып китә.
Бер кичне ул кызын янына чакырып ала һәм елап җибәрә.
«Синең алда гаеплемен, кызым, — ди ул. — Мине ташларсың дип курыктым, урыс егете янына китәрсең, дип уйладым, шуңа аннан килгән хатларны почтадан үзем барып ала идем дә, соңыннан, син сизмәсен өчен, ипләп кенә мунча мичендә яндыра идем. Соңгы хаты июньдә килде. Берсен дә укымадым, адресын гына истә калдырдым. Бәлки, аңа Себергә хат язарсың? Кызы барлыгын белсен, әйдә».
Ишеткәннәреннән Галия шаккатып кала. Бер сүз дәшмәстән, бүлмәдән чыга. Икенче көнне әнисе җан бирә.
Әнисен җирләгәннән соң, Галиянең мәшәкате арта – бәби көткән кызын хастаханәгә салалар. Бары тик 3 ай үткәч кенә, ул Сергейның язмышы турында кызыксынырга була. Хатны бик уйлап, сакланып яза: бергә сугышкан сугышчылар турында архивка мәгълүмат җыям, дип аңлата. Җавап озак көттерми. Аны Сергейның кызы яза. Фронттан кайткач, әтисенең еш чирләве, сугышта алган яраларының тыныч яшәргә бирмәвен, машина йөртүче булып эшләвен, бер ел элек инфаркттан вафат булуын яза. Хат ахырын кыз «Надежда» дип имзалый.
Галиягә кызы 4 ир-онык һәм 1 кыз онык бүләк итә. Ә алары — 8 оныкчык. Надия аларны төс-битләре белән сөйгәне Сергейга охшата. Ул гына үзенең кызы турында белмичә дә кала.