«Кызык-Мызык» булып танылган блогерның хатынын тракторчылар бәйгесендә катнаштырмаганнар
Балтач кызы, Бөтенроссия авыл яшьләре уеннарында катнашып, трактор йөртү буенча беренче урынны алган, «Татар кызы – 2018» бәйгесендә җиңүче Гүзәл Габдрахманова – хәзер инде «Кызык-Мызык» дип танылган татар блогеры, Кукмара егете Илназ Габидуллинның хәләл җефете – социаль челтәрдәге сәхифәсенә тракторда мастер-класс күрсәткән видеоны куйган.
«Рәсәй бәйгесендә җиңгәч тә моның кадәр минем турында язмаганнар иде», – дип тә язган Гүзәл. Сәбәбе: Гүзәл Габидуллинаны бәйгедә катнаштырмаганнар, чөнки ул гел җиңә.
«Балтач районы кызыннан тракторчылар ярышларында катнашмавын сораганнар. Бу – аның бәйге саен көндәшләрен җиңүе белән бәйле. Аңа бәйгедә катнашучыларга мастер-класс күрсәтергә тәкъдим иткәннәр. Ул трактор белән дистанцияне 1 минут 55 секундта узган», – дип хәбәр ителә социаль челтәрдәге сәхифәләрдә.
Гүзәлнең сәхифәсен күзәтеп баручылар соклану сүзләрен белдергәннәр: «Нинди чибәр, оста», «Татарстан мондый тракторчы белән горурлана ала», «Текә».
«4 ел йөрткән юк иде инде», – дип тә белдергән мастер-класс бирүче.
Гүзәл Габидуллинаның һөнәрләре күп. Ул хисапчы булып эшли, яшь парларның никахларын терки, милли бизәнү әйберләре ясау белән шөгыльләнә, 2 кечкенә баласын сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өйрәтә.