
12 июньдә Стәрлетамак шәһәрендә Ашкадар елгасында фаҗига булган. Биредә ир белән хатын батып үлгән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Әтисе, әнисе һәм 12 яшьлек кыз елга буенда ял итә. Биредә су коену тыелган була. Моңа кадәр анда 3 олы кеше, 1 бала батып үлгән. Бата башлаган 8 баланы коткарганнар, дип хәбәр иткәннәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
Ир белән хатын, кызлары бата башлагач, суга ташлана. Әни кеше баланы коры җиргә төртеп чыгара, ләкин үзе су астына китә. Әтиләре аны коткарырга чума, тик ул үзе дә су астында югала. Кыз исән кала. 49 яшьлек әни кешенең мәетен тапканнар, әтиләрен эзлиләр, диелә хәбәрдә.