Һиндстанда туй вакытында кәләшнең 38 яшьлек әнисе инфаркттан үлгән. Бу хакта News Meter басмасы хәбәр итә, дип яза РЕН ТВ.
Фаҗига Телинган штатының Аббаспур авылында кәләшне ире йортына озатканда була.
«Кәләшнең әнисе кайнанасының йортына барганда үлә... Табиблар аның йөрәк өянәгеннән вафат булуын әйтә», – дигәннәр басмага.
Хатынны дүшәмбе көнне җирләгәннәр, туй мәҗлесе туганнары өчен зур хәсрәт белән тәмамланган, диелә хәбәрдә.