Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кызын бәйдә тоткан ана һәм бу кызны газаплауда катнашкан үги әтисе кулга алынган

Баланы газаплауда гаепләнүчеләр җиде елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителергә мөмкин.

news_top_970_100
Кызын бәйдә тоткан ана һәм бу кызны газаплауда катнашкан үги әтисе кулга алынган

Ростов өлкәсе Новошахтинск шәһәрендә бер фатирда бәйләп куеп, ачлыктан юрганын чәйнәр дәрәҗәгә җиткән кыз табулуы хакында язган идек. «Газета.Ру» кызның әнисе — 24 яшьлек хатын һәм аның белән яшәгән 23 яшьлек ирнең кулга алынуы хакында яза.

2014 елгы кызны даими рәвештә кыйнаганнар, бәйдә тотканнар һәм ашарына бирмәгәннәр. Кулларын шулкадәр кысып бәйләгән булганнар — аны тапкан чагында беләкләренә кан сауган була.

Бәйдәге баланы бу хатын янына килгән танышы — Лариса күрә. Ул баланы чишә, су бирә һәм ашыгыч ярдәм чакыра. «Мин аларга шикәр сорап кергән идем. Ул матраста ята, куллары бәйләнгән, аларга кан сауган. Әнисе „Табиб шулай тәрбияләргә кушты“, — ди. Алар кызларын карамаганнар, ул кыргый кебек фатирда ята иде», — дип сөйләгән Лариса.

Лариса полиция килгәнче баланы үз өенә алып керә. «Ул бик курыккан иде. Күзләрен шар итеп ачкан, ни булганын аңламый. Мин аны өйгә алып кергәч, өч чокыр су эчте. Кофтасын ачкан идем — умырткасы тырпаеп тора», — ди Лариса.

Кызның үги әтисе — кулга алынган 23 яшьлек ир дә кимен куймаган. Ул 8 яшьлек кызны фотога төшергән һәм күршеләренә «минем кызым анорексичка» дип сөйләгән. Шулай ук кызын кыйнап куллары авыртуы турында да сөйли торган булган. Күршеләренең берсе дә бу хакта тиешле органнарга хәбәр итмәгән.

Бу хатынның танышы Юлия «Газета.Ру»га үзенең нәрсә белгәнен сөйләгән. Ул бу танышын — 8 яшьлек кызның анасын психик яктан сәламәт түгелдер дип шикләнеп йөргән була. Дөрестән дә, ул хатынның шизофрения белән авырганы ачыклана.

Бу кызны хатын 16 яшендә таба. Башта ул аны әйбәт кенә карый. Төрле ирләр белән чуала, алай да кызын ташламый. Хәзер инде кулга алынган ир белән яши башлагач, кызын карамый башлый. Мәктәпкә йөртми, урамга алып чыкмый. Дөрес, алар аракы да эчмиләр, наркотиклар да кулланмыйлар, әмма алар бик сәер булалар. Йортка беркемне дә кертмиләр, үзләре дә берәүгә дә кермиләр.

«Мин ул кызны бәләкәй чагында кулымда йөрттем. Шуңа күрә бу бик авыр күренеш. Әнисен ана хокукларыннан мәхрүм итәрләр, бу кыз яхшы гаиләгә эләгер дип өметләнәм», -дигән Юлия.

Кыз акылы ягыннан артта калган, әнисе «ул болай да акылга зәгыйфь» дип әйтә торган булган. Кызның бернинди уенчыклары да, китаплары да булмаган. Ул раскладушкада йоклаган. Әбисе белән бабайсы аңа карават сатып ала, әмма бу «гаилә» — ир белән хатын, караватны кире тапшырып, акчасын кире алып кайталар.

Лариса бу кызны тапканнан соң әнисе дә, үги әтисе дә качып китәләр. Әмма аларны кулга алалар. Җинаять кодексының 117 матдәсе буенча җинаять эше кузгыталган.

Бу җинаять эшен тикшерү Россия Тикшерү Комитеты рәисе контролендә. Ростов өлкәсенең бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Ирина Черкасова да бу эшне контрольдә тотачагын әйткән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100