news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Кызымның егетенә 42 яшь...»

news_top

Илсөяр, ишек тавышын ишетеп, тынып калды. Менә ул мизгел килеп тә җитте. Кичә кызы Лилия йөргән егете белән таныштырырга алып килергә җыенуын шалтыратып әйтте. Тик тавышы гына сәер, киеренке иде, әйтерсең алдан ук ни өчендер гафу үтенгән кебек. Ул вакытта Илсөяр моңа игътибар итмәде, дулкынланадыр, беренче мәртәбә егетен әнисе янына алып килә бит, дип кенә уйлап куйды.

«Әни, бу – Булат», – диде Лилия, кухняга беренче булып кереп. Ә аның артында – кыйммәтле костюм-чалбардан фырт киенгән, ыспай егет.

Илсөяр аларга таба борылды да катып калды. Нинди егет? Бу ир-атка кимендә 40 яшь, бәлки, зуррактыр да әле. Чигәләрендә чал чәчәләр люстрадан төшкән утта җем-җем килеп тора, күз тирәсенә нечкә челтәр булып җыерчыклар сибелгән, буй-сыны төз, үз-үзенә ышанган, горур кыяфәте иде Булат. Ә Лилиягә 22 яшь...

«Исәнмесез, Илсөяр апа, – диде ул, ике куллап күрешеп. – Танышуыма бик шатмын, Лилия сезнең хакта бик күп сөйләде».

Итагатьле, зыялы кеше икәне сөйләшүеннән үк аңлашыла. Елмаюы ихлас, күз карашы туры. Ә аның янында Лилия дә балкып тора, аңа гашыйк, бәхетле караш белән төбәлгән.

«Әйдәгез, рәхим итегез, табынга узыгыз. Кичке аш әзер инде, салатка май гына салып богатам да», – диде Илсөяр, уйларын тупларга, кулының калтырануын күрсәтмәскә тырышып.

Табынга ризыклар тезгәндә, Булат белән Лилиянең сөйләшкәнен тыңлады. Булат үз бизнесы, компаниясе, офисы турында сөйләде. Тик ул боларны гади итеп, мактанусыз, масаюсыз әйтә. Һәр сүзе аның бу тормышта үзен тапкан кеше булуын аңлата иде. Лилия мәктәптә тәнәфесләрдә уйнап-көлеп йөргәндә, Булат бизнес ачып йөргән инде...

«Беренче хатынымнан 2 балам бар. Кызыма – 19, улыма – 21 яшь. Тәрбияле балалар, укыйлар. Минем белән яшәмиләр, аерылышкач, әниләре янында калдылар», – диде ул сүз арасында.

Бу сүзләрне ишеткәч, Илсөяр чәенә тончыкты. Иренен салфетка белән каплап йөткереп алды. Булатның балалары Лилия белән яшьтәш диярлек – кызы 3, ә улы 1 яшькә генә бәләкәй. Ә ул монда Лилиянең өстәл астыннан гына кулыннан тотып утыра – Илсөяр моны күз чите белән генә күреп алды.

Табын янында утырганда Лилия артык сөйләшмәде диярлек, елмаеп, вакыт-вакыт, берәр сабыйларча беркатлы җөмләләр генә әйтеп алды. Институт, диплом эше, дус кызлары турында сөйләде. Булат аны тыңлады, ризалашкандай баш какты, күз карашы йомшак, кайгыртучан иде. Ул Лилиягә ир-ат хатын-кызга караган кебек түгел, ә әти кеше кызына караган кебек карый.

Алар киткәч, Илсөяр савыт-сабаларны юганда уйларына бирелде. Куллары савыт юса, башында башка нәрсә бөтерелде: болай була алмый. Илсөяр кызының 12 яшьлек чагын – әтисе үлгән вакытны исенә төшерде. Илсөярнең иренә эш урынында инфаркт булды. Аңа 43 яшь – хәзерге Булаттан 1 яшькә олырак иде.

Ул вакытта Лилия үз эченә бик йомылды. Мәктәп, дуслары, малайлар турында да сөйләшмәс булды. Тыныч кына, югалып калган кебек йөрде, әйтерсең күңеленең бер өлеше китеп алынган. Илсөяр дә кызына ничек ярдәм итәргә белмәде – үзе дә көч-хәлгә чыдап йөрде, көне-төне эшләде дә эшләде. Лилияне психологка да алып барды, тик кыз анда да ачылмады. Тора-бара бераз җайланган кебек булды, елмая башлады, тик барыбер күңелендә бушлык калды аның. Илсөяр кызының күзләрендәге бу бушлыкны ул дус кызларының әтиләренә караганда күрә иде.

Ә хәзер... Үзеннән 20 яшькә өлкәнрәк ир-ат, 2 олы баласы бар, аерылган, уңышка ирешкән, үз-үзенә ышанган. Ә Лилия аңа гомер буе җитмәгән нәрсәне тапкан кебек карый.

«Ул әтисен эзли», – дип уйлады Илсөяр.

Илсөяр – тормышта күпне күргән, тәҗрибәле хатын-кыз. Лилияне бик яхшы аңлый ул. Гадәттә шулай була бит, иртә әтисез калган кыз олы ир-ат таба, аны саклаучы-яклаучы, терәк, авторитет буларак кабул итә. Тик бу – мәхәббәт түгел, ә әтисе үлгәннән соң күңелдә калган бушлыкны тутыру гына.

Кичен Илсөяргә иптәш хатыны Гөлсәрия шалтыратты. Илсөяр кичке аш турында сөйләде, Гөлсәрия «ах» итте.

«42 яшь? Син чынлап әйтәсеңме?» – диде.

«Чын-чын. Лилия тәмам гашыйк булган. Ул гына мине аңлый, әйтеп тә торасы түгел, сүзсез дә, күз карашымнан да аңлый, ди».

«10 елдан нәрсә булсын күз алдыңа китерәсеңме соң? Аңа 32, ә иренә 52 яшь була бит. Лилиянең чәчәк атып, җир җимертеп яши торган вакыты була. Ә ул? Корсагы чыккан, картаеп баручы ир-ат. Яшьлеге узган инде, гаиләсе булган, балаларын үстергән. Ә Лилия яши генә башлады бит әле», – диде Гөлсәрия.

«Мин барысын да бик яхшы аңлыйм. Тик нишләргә соң?» – диде Илсөяр.

«Әйтергә, аңлатырга кирәк. Аңламаса, тыярга кирәк», – дип киңәш бирде дусты.

«Аңа 22 яшь бит инде, балигъ булган бала, бернәрсә дә тыеп та, бәйләп тә, бикләп тә куеп булмый», – диде Илсөяр.

Төнлә дә күзенә йокы кермәде, Илсөярнең, төнге 3кә кадәр әйләнеп-тулганып ятты. 5 елдан соң Лилияне күз алдына китерде – баласы булган яшь әни. Ә янында – арыган, талчыккан, чал чәчле, тирән җыерчыклы Булат. Ә алга таба нәрсә? Ул хатынына карар да, аның әле энергиясе ташып торган яшь хатын булуын аңлар. Һәм үзенә тагын 20 яшьлек кыз табар – яшь кызлар артыннан чабучы ир-атлар гел шулай була ул. Ә Лилия, баласын тотып, ялгыз калыр: әнисенең хаклы булганын да аңлар.

Тик хәзер кызын кире күндерергә тырышса да, кычкырыш-тавыш кына булачак, һәм кызы, зур үскән булуын раслар өчен, өйдән чыгып китәчәк.

Икенче көнне Лилия 2 сумка күтәреп кайтты. Аларны ишек катында калдырды да кухняга узды. Кире уйлаудан курыккан кебек тиз-тиз әйтеп салды:

«Әни, мин Булат янына күченәм».

«Шулай тизме? Сез 2 ай гына очрашасыз бит әле», – диде Илсөяр, тавышын тыныч тотарга тырышып.

«3 ай инде. Әни, без бер-беребезне яратабыз. Нигә вакыт сузарга. Минем аның белән буласым килә», – диде Лилия.

Илсөяр өстәл янына, кызы каршысына утырды. Лилиянең күзләренә карады – шундый самими, беркатлы, могҗизага ышанулы караш. Лилия матур әкияткә ышана. Ак атка атланган принцка, аның бөтен проблемаларны хәл итә алачагына, үзен саклап-яклап торачагына, мәхәббәт бүләк итәчәгенә, терәк булачагына чын-чынлап ышана. Тик принц 50гә якынлашып килгәндә, ә принцессага 22 яшь кенә булганда, әкиятләрнең начар төгәлләнәсен генә аңламый.

«Кызым, әйдә, җитди сөйләшик әле», – диде Илсөяр.

«Нәрсә турында? Әгәр син Булатның яше турында икән...» – диде Лилия.

«Мин синең өчен куркам...» – диде әнисе.

«Әни, кирәкми. Мин хәл иттем инде. Мин – зур кыз», – диде Лилия, әнисенә уйлаган сүзләрен әйтергә дә ирек бирмичә.

Илсөярнең әйтәсе сүзләре тамагына төер булып тыгылды. Ул башын гына какты да кызын кочаклап алды.

«Уңышлар сиңа, кызым. Бәхетле бул», – диюдән башка чарасы калмады.

«Рәхмәт, әни. Менә күрерсең – безнең барысы да шәп булачак. Булат бик әйбәт ул», – диде кыз, елмаеп.

Илсөяр кызының Булатның кап-кара биек машинасына утырып киткәнен тәрәзәдән карап калды.

Алар китте, ә ул кухняда ялгызы калды. Тик күңеле өзгәләнде, кызының киләчәге өчен борчылды. Килешергәме, көрәшергәме? Берни әйтмичә, кысылмыйча яшәргәме, ничек бар – шулай кабул итәргәме?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар