Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кызымны табутта күргәч, танымадым»: фермер тәрбиягә алган кызын үтерүдә гаепләнә

Алексеевск районының бер авылында 2018 елның августында фаҗига була. Беренче карашка үрнәк булып тоелган фермер гаиләсендә тәрбиягә алынган 9 яшьлек кыз вафат була. Баланы гаилә башлыгының үтерүе ачыклана. Күптән түгел Татарстан Югары суды присяжныйлар коллегиясе бу эш буенча карар чыгарды.

news_top_970_100
«Кызымны табутта күргәч, танымадым»: фермер тәрбиягә алган кызын үтерүдә гаепләнә
pixabay.com/ru

«Женечканы (исеме үзгәртеп бирелде — Т.И искәрмәсе) табутта күргәч, күз яшьләремне көчкә тыеп тордым, кызымны бөтенләй танымадым. Ул зәп-зәңгәр, аны гримлап бетергәннәр иде. Кул беләзекләрендә таплар, тәнендә янган эзләр бар иде», — дип кайгыра һәлак булган кызның үз әнисе Анастасия.

Анастасияне һәм ирен 2015 елда ата-ана хокукларыннан мәхрүм итәләр. Аларның дүрт баласын (ул вакытта аларга 3,5,6 һәм 7 яшь була) — өч кызны һәм малайны Алексеевск районының «Забота» приютына урнаштыралар.

2016 елның язында шушы ук районның Кызыл Тау авылында яшәүче фермерлар Элла һәм Роман дүрт баланы да опекага ала.

«Безгә ата-ана хокукларыннан мәхрүм итү турында карар гына җибәрделәр. Безнең балаларга бармак белән дә чирткән булмады, бер балам да авырмады, хастаханәләрдә дә ятмады. Әйе, бервакыт ирем белән эчкәләп алдык, проблемалар да булгалады. Ләкин бу үткәндә инде, хәзер икебез дә эшлибез, тормышны җайладык. Балаларның кайда булуын безнең опекада әйтмәделәр, аларда барлык мәгълүмат та бар иде», — дип исенә төшерде Анастасия.

Берникадәр вакыттан соң ул балаларының Алексеевск районында яшәвен белә. Настя берничә тапкыр Григорьевлар белән элемтәгә чыгып карый, әмма алар үзләрен агрессив тота һәм шалтыратып борчымаска куша.

«Алар балаларны алганнар, тик соңыннан приютка кире кайтарганнар, чөнки карый алмаганнар. Әмма соңыннан тагын алып кайтканнар. Ни өчен? Карый алмагач, аларны нигә кире кайтарырга кирәк булган?» — дип сөйләде кайгыдан бетеренгән ана.

Сок кабын ашарга мәҗбүр итә

Бер мизгелдә тәртипле һәм изге күңелле яңа әни белән әти «Элла апа» һәм «Роман абый»га әйләнеп куя. Балаларга аларны «әти» һәм «әни» дип атау, шулай ук хуҗалар һәм аларның ике балалары булмаганда өйгә керү тыелган була.

Соңрак тикшерү ачыклаганча, Элла һәм Роман Григорьевлар тәрбиягә алган дүрт баланы даими рәвештә мыскыллап торган, бер сәбәпсезгә ачуланган, кечкенә генә гаепләре, мәсәлән, сорамыйча конфет ашау, өйдә булышудан баш тарту, сүз тыңламау, гади генә балалар шуклыгы өчен дә җәза биргәннәр. Бервакыт балалар сорамыйча гына баздан сок алып эчә. Гаилә башлыгының моңа ачуы чыга — балаларны каты ачулана, сок кабын дүрткә бүлә дә шуны ашарга мәҗбүр итә.

Әмма судта Роман балаларга ашамлыкларга кагылуны тыймадык дип ышандырды.

Тикшерү ачыклаганча, 2018 елда Элла Григорьева тәрбиягә алган кызларының берсен ишегалдында тимер чылбыр белән богаулап куя, ә бала йоклап киткәч, аны металл таяк белән кыйный. Сүз тыңламаган өчен хатын үзенең кул таягы белән кызларның йөзенә, башка җирләренә сугып, кан саркып торган яралар калдыра торган була. Шул ук елны Элла аеруча тыңлаусыз кызларны мунчада кап-кайнар су белән коендыра. Нәтиҗәдә, бала тәненең 20 процент өлеше пешә. Хатын бу эшне нәни кызның апалары күз алдында башкара. Һәм аларга бер сүз дә дәшмәскә боера, кызларны кире балалар йортына илтәм дип куркыта.

Бер кызның кулында сало күреп, «Элла апа» шул ук кул таягы белән баланың кулларына суга.

«Чүпрәкләрне дөрес юмаган, саву аппаратын кирәкле җиргә куймаган, кулларын юмаган, сорамыйча ризык алган өчен Элла балаларны чукып кына торган», — дип сөйли кызларның үз әниләре.

Баш бирмәс кызга күбрәк эләккән

Гаепләнүче эскәмиясенә эләккән Элла Григорьева балага кул күтәрмәвен елый-елый дәлилләргә тырышты. Ул 2017 елның декабрендә авариягә эләгә һәм озак вакыт кул таягы ярдәмендә йөри. Әмма соңыннан зыян күргән кызлар сөйләгәнчә, Элла әниләре аларны нәкъ шушы таяк белән җәзалаган.

Женя — иң тыңлаусыз һәм баш бирмәс кыз була. Григорьевлар аны шуның өчен яратмаган да инде, дип саный баланың үз әнисе.

«Ул бик характерлы, үткен, елгыр, үз-үзен яклый ала торган бала иде», — дип исенә төшерә Анастасия.

Балалар биргән күрсәтмәләргә караганда, Роман Григорьев Женяны еш ачуланган, янәсе юк кына гаеп өчен дә кызларга суккан. Ә Анастасия сүзләренчә, Элла Женяны авыр чиләкләр күтәрергә мәҗбүр иткән. Кызның кулларына таяклар бәйләгән, шуның аркасында баланың куллары оеган һәм тыңламаган.

Әмма Григорьевларның күршеләре һәм туганнары биргән күрсәтмәләргә караганда, балаларны беркем дә җәберләмәгән, кыерсытмаган, аларның тамагы тук, өсләре бөтен, каралган булган. Хәтта вакыт-вакыт башка балаларны тәмле әйберләр белән дә сыйлый торган булганнар.

Күршеләр кая караган?

Әмма, нәрсә генә булса да, 2018 елның августында Женя вафат була.

«Кызлар сөйләгәнчә, алар комлыкта уйнаган, шунда Григорьев кайткан һәм ни өчендер Женяга кычкыра башлаган. Соңыннан ул аның янына килгән һәм суккан, баланы типкәли башлаган. Ул авыртудан кычкырды, елады, дип сөйләде миңа кызлар. Балада яшәү билгеләре беткәч, ул нашатырь спирты алып килергә кушкан, Женяны терелтергә тырышкан, соңыннан күтәреп өйгә алып кереп киткән. Аның белән өйгә Элла һәм аларның кызлары Татьяна да кергән», — дип сөйләде Анастасия.

Григорьевларга килгән табиблар баланың үлемен генә раслый. Соңрак экспертиза Женяның баш сөяге-баш мие җәрәхәтеннән вафат булуын, шулай ук фаҗигагә берничә көн кала нык кыйналган булуын ачыклый.

Баланың тәнендә күпсанлы яралар, тырналган, пешкән урыннар табылгач, Романга һәм Эллага карата сораулар туа. Чөнки башта Элла хокук сакчыларына баланы алма ашаганда тончыгып үлде дип аңлатырга маташа.

Берничә көн узгач, Григорьевларга полиция хезмәткәрләре килә. Алар һәлак булган Женяның каны юылган киемен табалар. Бала үлемендә Роман да, Элла да үз гаебен танымый, янәсе, алар Женяның тәнендә күгәргән урыннарның каян чыкканын белми, аны беркайчан да беркем кыйнамаган.

Тикшерү вакытында ирле-хатынлы Григорьевларны тикшерү изоляторына утырталар, калган өч баланы кире приютка кайтаралар. Гаилә башлыгына карата «Кечкенә баланы үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачыла. Соңыннан аның хатыны Элла Григорьеваны сәламәтлеккә зур зыян салуда, җәзалауда һәм ата-ана хокукларын тиешенчә үтәмәүдә гаеплиләр.

Григорьевлар гаиләсендә балаларның яшәү шартларын контрольдә тотмаган өчен, 2018 елның декабрендә «ваемсызлык» маддәсе буенча социаль хезмәткәрләргә карата да җинаять эше ачыла. Татарстанның Алексеевск районы опека һәм попечительлек бүлегенең элеккеге башлыгы Елена Секалина суд тарафыннан «Ваемсызлык» маддәсе буенча гаепле дип табыла һәм 1,5 ел шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителә.

«Кызлар караянган эзләр белән мәктәпкә барганнар, шуны беркем дә күрмәде микәнни соң?! Үлеменә берничә көн кала Женя күршеләренең ишеген шакыган, Григорьевлар йортына кайтырга курыккан, тик аңа беркем дә ишек ачмаган», — дип күз яшьләренә буылып сөйләде кызның әнисе.

«Мин ул көнне балыкта идем…»

Судта Элла Григорьеваның үз кызы белән язышкан хатларын да укыдылар. Аларда тәрбиягә алган балаларга карата нәфрәт ярылып ята: «Иң мөһиме „зәңгәр“ булсыннар, мәктәпкә бармасыннар!», «Ни өчен аларны алырга иде, алар төзәлерлек түгел!», «Сорамыйча ашамлык алганнар».

Роман Григорьевны судта берьюлы ике адвокат яклады. Алар икесе дә кызның үлемендә Романның катнашы юк дип ышандырырга тырышты.

«Бу эштә ачыкланмый калган сораулар күп. Безгә, яклаучы якка ни өчендер зыян күрүчеләрдән сорау алырга рөхсәт итмиләр, ягъни гаепләү ике кечкенә бала күрсәтмәләренә генә нигезләнә. Гәрчә, психология-психиатрия экспертиза буенча бу балалар суд эшендә катнаша ала, ләкин судка приют психологыннан сорау алу да җитте», — дип сөйләде журналистларга адвокатларның берсе Марсель Бәдретдинов.

Адвокат Григорьевның тәртипле гаилә башлыгы булуын, бервакытта да тәрбиягә алган балаларны эшче көч итеп куллана торган кеше түгеллеген, бигрәк тә дәүләт биргән дивидендларга мохтаҗ түгеллеген расларга тырышты. Адвокат Бәдретдинов әйтүенчә, Роман Григорьев кыз үлгән көнне өйдә булмаган һәм аны комлыкта үле килеш тапкан. Имеш, фаҗига булган көнне Григорьевның улы белән балык тотуын күргән берничә шаһит табылган.

Роман Григорьев үзе дә ахырга кадәр шушындый күрсәтмә бирде. Ул көне буе өйдә булмавын, эшләр буенча йөрүен, ә Женяның үлеме турында кич кенә белүен сөйләде. Үзенең соңгы сүзендә ул присяжныйлардан гадел карар чыгаруларын һәм үзен кырыс хөкем итмәүләрен үтенде.

«Хөрмәтле присяжныйлар, мин — гап-гади авыл эшчесе, гомерем бу авылда яшим, гаиләм иминлеге өчен эшлим, мин бу җинаятьләрнең берсендә дә гаепле түгел. Бер генә экспертиза да баланы кыйнаганны күрсәтмәде, ә сок белән бәйле хәл бөтенләй сафсата. Әмма мин балаларны сок тартмасын ашарга мәҗбүр иткәнмен дигән сүз каян чыккан?! Сезнең гадел карарга ышанам, мин гаепле түгел, тамчы да гаебем юк! Мин кызга үлем теләмәдем, әти-әнисеннән ихластан гафу үтенәм», — диде Григорьев.

Аның хатыны Элла да үзенең гаепсез булуын әйтте. Аның сүзләренчә, ул балаларга тавыш күтәргән, бераз сугып та алган, әмма болай вәхшиләрчә кыланмаган.

Присяжныйлар Роман Григорьевны тәрбиягә алган 9 яшьлек кызын үтерүдә һәм җәберләүдә гаепле дип тапты. Әмма, присяжныйлар фикере буенча ул гафу ителергә лаек. Кызның үз әнисе журналистларга Григорьевның кичерелергә лаек булуы белән килешмәвен әйтте.

Элла Григорьеваны да кызны газаплауда гаепле дип таптылар.

Прокурор Андрей Кропотов аңлатканча, присяжныйлар Григорьевны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителергә лаек түгел дигән карар чыгарган.

«Бу маддә 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү яки гомерлеккә иректән мәхрүм итүне күздә тота. Присяжныйлар хөкем карарын йомшарту турында вердикт чыгаргач, суд Григорьевка гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгели алмаячак», — дип аңлатты прокурор.

Хәзер һәлак булган Женяның бертуганнары үз әти-әнисе белән. Алар яңача яшәргә өйрәнә һәм узган коточкыч вакыйгаларны искә алмаска тырыша. Якын арада суд тикшерүе кабат башланачак, ләкин инде монысында присяжныйлар катнашмаячак. Суд Элла һәм Роман Григорьевларның ни дәрәҗәдә гаепле булуын ачыклаячак һәм аларга җәза билгеләячәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100