Ростов шәһәрендә яшәүче 23 яшьлек хатын ирен чәнчеп үтергән. Аны 6,5 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.
Хатын үзен гаепле санамый, ул үзен һәм баласын якларга маташуын әйтә.
Вероника белән Николай (исемнәр үзгәртелә) арасында мөнәсәбәтләр катлаулы була. Верониканың анасы судта «кызым башсыз булды, барысын кичерде» дип әйтә.
«Коля аны кыйнады, ә ул мәхәббәткә ышанды», – ди ул.
Мәрхүм Николайның анасы исә оныгы башка атадан дип саный. «Улым аны бала тудыру йортыннан алып кайту әле бала аныкы дигән сүз түгел», – ди ул.
Талашсалар да, Николай белән Вероника аерылырга уйламый. Фаҗига булган көнне хатынның туган көне була. Алар кунакка гаилә дустын гына чакыра, ләкин Николай хатынын кунактан көнли башлый.
«Ул хатынын буа башлады», – ди кунак егет. Шуннан ул кайтып китә, Николай йоклый. Вероника да йокларга әзерләнә.
«Ирем уянды, чәчемнән йолкыды, «син – начар хатын, бала минеке түгел» диде. Аннары мине дә, кызымны да «ут төртеп яндырам» диде», – ди Вероника судта.
Ул йөкле чакта да иренең кыйнавын, балконда бикләп калдыруын, төнлә караваттан төртеп төшерүен, корсагына тибеп кыйнавын әйтә.
«Ул чакта ук бала аныкы түгел диеп уйлады», – ди ул.
Хатын түзеп карый, тик могҗиза булмый. Ул ире эчүдән туктар, эшкә урнашыр, дип өметләнә. «Соңгы тапкыр талашканда, мин куркып, пычакка ябыштым», – ди хатын.
Вероника иренең корсагына кадый. Аннары табиблар чакыра, кайнанасына шалтырата һәм улының үлүен әйтә, диелә хәбәрдә.