Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Кызымның абыйсы иягемә берне менеп төште". Кияү егетләренең кызның әти-әнисе белән танышу тарихлары

Киленнең беренче тапкыр чит йортка аяк басуы турында китапларда сурәтләнә. Ә менә егет кеше кызының әти-әнисе белән танышканда нинди хисләр кичерә? Танышулар бит төрлечә була. Кемдер курка, кемдер дулкынлана, кемдер борчыла. Әле танышу гадәти генә булмаса... Әллә нинди очраклар була бит - кыз йөкле, ә әти-әни бу хакта белми... 

news_top_970_100
"Кызымның абыйсы иягемә берне менеп төште". Кияү егетләренең кызның әти-әнисе белән танышу тарихлары

"Бөтен җан айкалган иде"

Геройлар исемнәрен үзгәртүне үтенде. Раил белән Гөлинә ике ел очрашалар. Мәктәптән үк башланган мәхәббәт. Мәктәпне тәмамлап бергә Казанга китәләр. Гөлинә белән бергә Раил квартира снимать итеп торалар. Ике якның да әти-әнисе каршы булмый. Балалар, зина кылмаслар дип уйлыйлар.

"Башта бар да әниләр теләгәнчә барды. Без бер-беребезгә якын да килмәдек. Ул үз бүлмәсендә утырды. Мин үземнекендә. Безнең ашханә белән ванна бер иде. Ике капма-каршы җенесле кешеләрне бер квартирада яшәргә рөхсәт итеп ни көткәннәрдер инде", - дип сөйли Раил.

- Ничек моңа әти-әниләр ризалаша алды соң?

- Бик җиңел генә. Алар мине яхшы егеткә санап йөрделәр. Бер тапкыр да авыр сүз әйткәнем булмады. Кызлары да йөзен кызартмады. Мин Гөлинәне кулымда гына күтәреп йөрттем. Шуңа күрә аларның миңа карата ышанычы көчле иде. Икебезнең як та безне тулай торакта яшәтәсе килмәде. Шулай итеп, без бергә тора башладык.

- Әти-әниләр килеп-китеп йөрдеме?

- Баштагы вакытта әйе. Азык-төлек алып киләләр иде.

- Ничек шушы хәлдә калдыгыз?

- Әйткәнемчә егет кешегә кыз белән бер җирдә калырга ярамый. Ул азагын уйламый. Мин дә уйламадым. Әти-әни үзе бу адымга этәрде дисәң дә була. Башта без Гөлинә белән бергә ашарга пешерә башладык. Аннары утырып кино карый башладык. Кино соң беткәч, үзебезнең бүлмәгә барырга иренеп, аның караватындә йоклаган чаклар да булды. Дөресен әйтәм ул вакытта әле бернәрсә дә булмаган иде. Ләкин бу беренче адымнар булгандыр дип әйтә алам.

- Соңны адым кайчан булды инде?

- Гөлинә беркөн кич соң гына укудан кайтты. Тиз генә җыенып ваннага китте. Ә мин юктан сәбәп эзләп, тастымал кирәк дип, аның артыннан кердем... Бер ай бар да яхшы булды. Аннары Гөлинәнең йөккә узганы билгеле булды.

- Әти-әниләренә ничек әйтергә булдыгыз?

- Балага узгач әйтәсең инде... Минем өйләнергә дигән план юк иде. Шулай килеп чыкты. Нишли алыйм инде. Мин алар белән бер өстәл артына утырып, танышып, сөйләшеп утырганым юк иде.

- Танышу турында сөйләп китче? Кайчан һәм ничек узды ул?

- Ул көнне мин мәңге онытмам. Кичен җыенып, кыз белән аның өенә киттек. Мин әнисенә чәчәк, әтисенә шампан шәрәбе алдым. Килдек, кердек. Кыз аларга бернәрсә дә әйтмәгән иде. Мине җылы каршы алдылар. Өстәл артына утырттылар.

- Үзеңне ничек хис иттең?

- Бөтен җан айкалган иде. Ризыкны кабып та булмый. Башта ничек итеп әйтергә икән дигән уй гына тора. Нишләргә соң дим. Әти-әнисе бертуктамый сораулар бирә. Аркам юеш, маңгайдан тир ага. Гөлинә чыдамады, үзе әйтергә булды.

- Алар бу хәбәрне ничек кабул итте?

- Әнисе аңын югалтып егылды. Әтисе агарынып бүртенде. Әнисен хәлгә китергән арада әтисе, җилкәмнән кысып тотып, урамга чыгарып бәрде. Гөлинә кычкырып елый. Әнисе яныннан китә алмый. Мин урамда әвәләнеп ятам. Ул арада әтисе чыкты. Яңагыма менеп төште. Җирдә яткан килеш, аягы белән типкәләде. Аннары җилкәмнән торгызып, өйгә кертеп утыртты. "Өйләнәсең!" - ди. Мин каршы түгел идем.

- Әнисе нәрсә диде?

- Барыбызны да оятлы иттегез, дип елады. Өстәл өстендәге барлык әйберләрне тартып төшерде. Булган исән калган савыт-сабаны өстемә ыргытты. Гөлинә туктагыз дип кычкырып елады. Аны аерым бер бүлмәгә бикләп куйдылар.

- Мексика гаиләсе кебек диләрме әле, бигрәк каты каршы алганнар...

- Каты каршы алганнар дип, йомшак кына әйттең әле син. Икенче көнне безне җитәкләп диярлек ЗАГСка алып бардылар. Гөлинә йөкле булганга безне атна ахырына язылыштырырга тиешләр иде.

- Никах булдымы?

- Зиначылар никахы дип атады әти. Булды. Өч көн эчендә минем әти-әни кызның өенә килде. Алар белән бергә әзерләп, кечкенә генә никах оештырдык. ЗАГСта язылышканчы без каядыр китә дә алмадык. Гел күзәтеп тордылар.

- ЗАГСта башыңа пистолет терәмәгәннәрдер шәт?

- Юк (көлә). Үлем бик җиңел котылу булыр иде.

- Үзең теләп өйләндем дип әйтә аласыңмы?

- Әйе дә, юк та. Мин эшләгән эшем өчен җавап тоттым. Өйләнергә исәп булмаса да, тормыш булгач, шулай туры килде инде. Өйләнгәнгә үкенәм дип әйтә алмыйм.

- Туйда битеңдәге синяклар белән фотога төштеңме?

- Юк. Көлмәсәң, бер әйбер әйтәм. Иртән торгач, Гөлинә белән беррәттән мине дә бизәндерделәр. Битемә беренче тапкыр тоналка сөртергә рөхсәт иттем. Хәзер миннән хатын-кыз берәр бизәнү әйбере сораса югалып калмыйм инде.

"Иягемә берне менеп төште"

"Кызым йөкле икәнен белгәч, мин аңа өйләнергә булдым", - дип сүзен башлады Марсил.

- Әти-әнисе белән моңарчы таныш идеңме соң?

- Кая. Керергә түгел, исәнләшергә дә курка идем. Минем кызымның өч абыйсы бар. Алар белән дә әллә ни күрешәсем килеп тормады.

- Әллә кызың яшерә иде инде сине?

- Әйе. Ул гаиләсенә артык тыкшынуымны теләмәде. Гаилә корырга әзер булгач килерсең, таныштырырмын диде. Мин дә алай танышам дип янып торганым булмады.

- Я сөйлә соң, ничек узды танышу?

- Кызык та, кызганыч та. Кыз йөкле икәнен белгәч, анда истерика башланды. Ул әле институтта укый. Укып бетеренә ике ел калган. Беребезнең дә планда бала юк иде. Ходай биргән бүләк, дидек. Икебез дә утырып сөйләшеп тынычландык. Иң куркынычы - әти-әниләргә әйтү иде. Минекеләр тыныч кабул иттеләр. Әни күптәннән минем өйләнеп, оныклар алып кайтканыбызны теләп көтеп тора иде. Әти дә каршы чыкмады. "Буласы булган, улым", диде. Шулай итеп минекеләр бу хәбәрне тыныч кына кабул итте.

- Кызныкылар белән?

- Миңа аның әти-әнисе генә түгел, абыйлары белән дә танышасы иде. Курыкмадым дип әйтә алмыйм. Килеп кердек. Әнисе күп итеп табын әзерләп куйган иде. Хөрмәтле кунак каршы алган сыман булды. Кердек, утырдык. Мин өйләнергә теләгәнем хакында әйттем. Алар исә ризалашты, ләкин кызның укып бетергәнен көтәргә кирәк, диде. Безгә аның йөкле икәнен әйтергә туры килде.

- Алар моны ничек кабул иттеләр?

- Урында ук атып үтермәделәр үзе. Сөйләшеп керик дип, урамга алып чыктылар. Өч абыйсы белән дә сугышып җиңә алсам, мин Гөлинәгә өйләнә алам дип әйттеләр.

- Курыктыңмы, әллә чынлап сугыштың инде?

- Сугыштым дип, өчесенә каршы бастым. Иягемә берне менеп төштеләр дә, калганын хәтерләмим. Өйдә караватта аңыма килдем. Гөлинә абыйларына, әтисенә кычкыра иде. Үзе минем башымны тезләренә куеп тоткан, үзе тавышлана. Ут чыгарырдай кыз дип уйлап куйганым исемдә. Менә шулай кабул иттеләр инде. Аннары килеп куллар бирештек. Утырып чәй эчтек. Әнисе миңа салкын куеп торырга кушты, суытылган ит кисәге тоттырды.

- Хәзер көлеп сөйлисең, оныкларыңа да бу очрашу хакында сөйләрмен дип уйлыйсыңмы?

- Малайлар булса гына, кызларга юк. 

Егетләргә үзләрен кыз өендә ничек тотарга? 

Бу темага кагылышлы егетләргә киңәшне "Живое решение" сервисы гаилә психологы Иван бирде. 

"Әти-әни баласы үзенә пар таба алганда сөенергә тиеш. Әгәр дә инде кызлары кияүгә чыкканчы балага узып, егете өйләнергә әзер булса, бу очракта да үзләрен тыныч тотарга тиешләр. 

Егетләр, кызның әти-әнисе белән танышырга барганда үзегезне гадәттәгечә тотыгыз. Кыланмагыз, алдаламагыз, олы кешеләр моны шундук тоя. Иң беренче кагыйдә - алкоголь эчмичә килергә. Кемдер үзен тынычландырыр, яисә батырлык өчен булса да эчеп куя. Алай эшләргә ярамый. Әти-әни ничек кенә кабул итсә дә, яшьләр бу сезнең тормыш. Әти-әни каршы чыкса да, тора-бара алар сезнең ничек бәхетле икәнегезне күреп, егетне гаиләгә кабул итәчәкләр", - дип сөйләде Иван. 

Танышуның төрлесе була диләр. Бар нәрсәнең бер ак, бер кара ягы була. Һәр эшнең дә азагы була. Кемгә нәрсә язган бит. Егетләр һәм кызлар, әгәр дә сезнең белән дә мондый хәл булган икән, әти-әниләр белән танышыгыз. Булган эш булган диләр. Әти-әниләргә бары сабырлык кына телисе кала. Тормышта нинди генә хәлләр булмый. Булганын кабул итә белергә кирәк...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100