Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кызыма шалтыраттым, «ул үлде» диделәр». Яшь кыз авыр сулаган да егылып үлгән

news_top_970_100

12 июльдә Екатеринбургта 17 яшьлек кыз подъезд янында егыла да үлә. Ул дизайн һәм сервис техникумында укыган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Светлана (исеме үзгәртелә) әнисенә супермаркетта ярдәм итә. Кичке дүртләр тирәсендә ул такси чакыра һәм өйгә кайтырга җыена. Өйдә сеңлесе көтеп тора.

Кыз «Киа Рио» машинасында кайта, 10 метр чамасы узгач, подъезд янында авыр итеп сулый да егыла. Аннары берничә минут хәрәкәтсез ята. Домофон язмасыннан ишетелгәнчә, Светлана ярдәм сорап кычкырмакчы була. 5 минут узгач, аны бер ир-ат табып ала, ул «ашыгыч ярдәм» чакыра. Табиблар килгәндә кыз үлгән була инде.

Кызның үлеме сәбәбе 1 айдан соң гына билгеле булачак. Анасы сүзләренчә, быел җәен Светлана уку урынын алмаштырып, техникумга керергә җыенган.

«Эштән кайтып килә иде. Миңа кибеттә ярдәм итте, товарларны киштәгә тезде. Өйгә кадәр такси чакырды. Аннары кече кызым шалтыратып, апасы кайтмавын әйтте. Мин аңа шалтыраттым, миңа «ул үлде» диделәр. Балаң үлүен телефоннан әйтергә ярыймы инде? Йөрәк дип шикләнәләр», – ди әни кеше.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100