Аксубай районы Украинада һәлак булган Олег Афанасьев белән хушлашты, дип яза aksubayevo.ru/ . Ул Чаллыда туган, 6нчы класска кадәр шунда яшәгән. Ул каникул вакытларында Сосновка авылында, әбисендә була. 90нчы еллар ахырында әти-әнисе әтисенең туган ягына кайтырга карар итә һәм 7нче сыйныфка Олег авыл мәктәбенә бара. Сосновка мәктәбен тәмамлагач, Аксубай техникумында эретеп ябыштыручы булырга укый. Армиядә хезмәт итә, Чечен сугышында катнаша. Кайткач, «Актай» агрофирмасында, Чаллыда эшли.
2022 елның октябрендә мобилизиациягә эләгеп, Сватовога җибәрелә. 29 декабрьдә, блокпостка барган һөҗүм вакытында каравылда торган Афанасьев яралана һәм госпитальдә һәлак була. Аны Чаллыда җирлиләр, газета язуынча, «аның турында истәлек безнең районда да сакланачак, биредә ул 10 ел яшәгән һәм һәрвакыт яраткан Сосновка авылын үзенең кече ватаны дип санаган».
Олегның хатыны һәм ике баласы – 6 яшьлек кызы һәм 1 яшьлек улы калган. Аксубай журналистлары аның хатыны Светлана белән сөйләшкән.
– Ул иң яхшы ир һәм әти иде. Киткәндә, күп сөйләмәде. Көтәргә кушты. Россия территориясендә булганда еш шалтыратты, аннары – мөмкинлеге булганда гына. Һәлак булган көнне соңгы тапкыр сөйләштек. Һәлак булу тарихын белгәч, 1 тапкыр төшемдә күрдем. Олег ярдәмчел иде. Ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән һәркемгә булышырга ашыга иде. Без аның белән 13 ел бәхетле яшәдек. Кызыма әтисенең кайда булуын һәм ни өчен ул бүтән кайтмаячагын аңлата алдык, ә 1 яшьлек Артем әтисен фотодан гына күреп беләчәк.
Олег Афанасьев, үлгәннән соң, Батырлык ордены белән бүләкләнгән.
– Мин Олегны малай чагыннан ук беләм, ул өй янындагы спорт мәйданчыгында үсте, спорт белән шөгыльләнде. Көчле егет иде, – дип искә алган геройның туганы Владимир Чураков. – Сосновкага күченгәч тә Афанасьевлар белән элемтәне югалтмадык. Чечняда сугышта булганда аның өчен борчылдык. Армиядән соң ул әти-әнисе белән безгә кунакка килде. Аннары ул өйләнде, туенда булдык. Олег бик ярдәмчел иде, безгә хуҗалыкта ярдәм итәр өчен, хәтта хатыны Светлана белән дә күп тапкырлар килделәр. Аның хәзер мәрхүм булган әти-әнисе белән без бик дус идек. Алар Автокалада заводта эшләделәр, бик намуслы кешеләр иде, кызганыч, бик иртә вафат булдылар. Әти-әнисе үлгәч тә, ул безнең белән элемтәне югалтмады. Мобилизация алдыннан шалтыраттым, озатырга бара алмадык. Әмма рәхәтләнеп сөйләштек. Мин «син инде анда булдың, нәрсә икәнен беләсең, үзен сакла» дидем...