Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кызым янына җиңү белән кайтачакмын»: Танк училищесыннан мобилизацияләнгәннәрне озаттылар

30 октябрь көнне Казанның Танк училищесыннан мобилизацияләнгәннәрнең 1232нче мотоукчылар полкы хәрби әзерлекнең икенче этабына китте. Алар хөрмәтенә митинг-концерт оештырылды. Чарага мобилизацияләнгән егетләрнең туганнары да килгән иде. «Татар-информ» хәбәрчесе махсус хәрби операция зонасына китүчеләр белән аралашты.

news_top_970_100
«Кызым янына җиңү белән кайтачакмын»: Танк училищесыннан мобилизацияләнгәннәрне озаттылар
Михаил Захаров

«Бер-берегезне саклагыз, бәладән коткарыгыз»

Көчле яңгыр явып торуына да карамастан, чара Казан танк училищесы байрагы, Россия һәм Татарстан флаглары алып чыгу белән башланды. Хәрби хезмәткә чакырылган егетләрнең гаиләләре, туганнары тимер читән аркылы үзләренең ир-егетләрен күзәтте. Алар рәсми өлеш тәмамланып, ирләре, уллары, туганнары янына килү мизгелләрен зарыгып көтте.

 

Фото: © Михаил Захаров

1232нче мотоукчылар полкы тезелеп беткәч, митинг-концертның рәсми өлеше башланды. Беренче булып Казан танк училищесы башлыгы генерал-майор Кирилл Кулаков чыгыш ясады.

«Без сезнең белән полк формалашуның берничә этабын үттек. Сез барыгыз да тулысынча әзер, төп корал төрләре һәм амуниция белән тәэмин ителгән. Ростов өлкәсенә килеп җитү белән, сез камилләшүегезне дәвам итәчәксез. Сез – сугышчан кардәшләр! Сезнең белән сафта торучыларның һәрберсе – сезнең туганыгыз. Сез аңа туганыгызга кебек карарга тиеш. Иптәшегезнең җилкәсен тоярга, кирәк чакта яклап, бәладән йолып калырга кирәк. Иң мөһиме, исегездә тотыгыз: командир – ул сезнең лидер. Аның боерыкларын төгәл һәм тиз үтәргә кирәк. Ансыз җиңү булмаячак, барысы да сезнең кулда», – дип мөрәҗәгать итте чакырылучыларга Кулаков.

 

Фото: © Михаил Захаров

Мөрәҗәгатеннән соң Казан танк училищесы башлыгы, РФ оборона министры боерыгы белән, 1232нче мотоукчылар полкы командиры урынбасары подполковник Владимир Кочетковның вазифасыннан азат ителүен хәбәр итте. Аңа чираттан тыш «полковник» дәрәҗәсе бирелә. Кочетков сәхнәгә чыккач, Кирилл Кулаков аны котлады һәм хезмәте өчен рәхмәтен белдерде.

Соңыннан мобилизацияләнгән егетләргә ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева мөрәҗәгать итте. «Сезгә хәерле юллар телим. Онытмагыз: без сезне көтәбез. Бөтен Татарстан сезне җиңү белән көтә. Без сезнең белән горурланабыз һәм сезгә ышанабыз!» – диде ул.

 

Фото: © Михаил Захаров

Рәсми өлеш ахырында РФ Коры җир гаскәрләренең ракета гаскәрләре һәм артиллериясе башлыгы генерал-лейтенант Михаил Матвеевский чыгыш ясады. «Прапорщиклар, сержантлар, солдатлар, сез махсус хәрби операция бурычларын үтәргә әзер. Коры җир гаскәрләре башлыгы һәм Коры җир гаскәрләре төп командованиесенең Хәрби Советы исеменнән сезгә нык сәламәтлек, сугышчан уңышлар һәм тиз арада җиңү белән кайтуыгызны телим!» –  диде Матвеевский.

 

Фото: © Михаил Захаров

Рәсми чыгышлардан соң концерт башланды. Хәрби хезмәткә чакырылучылар артистларга кушылып җырладылар, кайберләре биеде дә. Сәхнәгә иң күтәренке кәеф белән ТРның атказанган артисты Марина Карпова чыкты. Бераздан сәхнәдән төшеп, мобилизацияләнгән егетләр янына килде. Хәрбиләр бик сөенде, артистның кулын кыстылар, кайберәүләр җырчы чыгышы вакытында кочаклашып та алды. 

 

Фото: © Михаил Захаров

«Бүген мине кызым озата»

Концерттан соң мобилизацияләнгән егетләрнең туганнары үз ирләре янына килде. Күз яшьләрсез һәм кочаклашуларсыз үтмәде.

Хәрби бурычларны аңлату өчен, батальон командирларын барысыннан да читтә җыйганнар иде. Шул вакытта мобилизацияләнгән бер ир янына кызы йөгереп килде. Бала бу мизгелнең мөһимлеген аңламый, аның бары әтисен кочаклыйсы килде. Командир моңа игътибар биреп тормады. Әтисе кызыннан үзен берничә минут читтә көтүен сорады.

 

Фото: © Михаил Захаров

Хәрби хезмәткәрләрнең берсе кызы белән мәйданда аралашып тора иде. Ул мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе белән үз фикерләрен уртаклашты. «Бүген мине кызым озата. Барысы да тизрәк тәмамлансын иде. Мин аның янына җиңү белән кайтырмын. Өлешчә мобилизацияләү турында игълан ителгәч, хәрби хезмәткә чакырылдым һәм китәм», – дип сөйләде Рөстәм.

 

Фото: © Дмитрий Шатров

Мобилизацияләнгәннәргә киемнәр һәм үзләре яраткан ризык салынган пакетлар китергәннәр. Хәрби хезмәткә чакырылган бер егетнең әтисе үзенең баласын тәмле әйберләр белән сөендерергә теләвен әйтте. «Хәзер ашап калсын, аннары тагын кайчан әйбер тапшырып була әле, кем белсен. Автобуста иптәшләре белән бергә бүлешеп ашаса да, мин бик шат булам», – дип аңлатты ул.

 

Фото: © Михаил Захаров

Кызганыч, бөтен кеше дә үзенең якынын озатырга килә алмаган. Хәрби хезмәткә чакырылганнарның күбесенең, туганнары белән телефоннан сөйләшкәндә, йөзләре көләч иде.

Мобилизацияләнгәннәрне озату башлана, дип игълан ителгәч, алар мәйданда тезелеп, төшке ашка киттеләр. Алар киткәндә, туганнары һәм дуслары сызгырып, матур сүзләр әйтеп кычкырып, озатып калдылар. Хәрби хезмәткә чакырылучылар елмаеп, кул болгап саубуллаштылар.

Дмитрий Шатров

«Татар-информ»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100