«Кызым үзеннән 26 яшькә олырак кеше белән очраша, араларын ничек бозарга белмим...»
Кызыма 22 яшь, быел гына университетны бетерде. Ә аның очрашып йөргән «егетенә» 48 яшь. Күптән түгел аны минем белән таныштырырга алып килде. Моңа кадәр дә ул ир-ат турында сөйләгәне булды, тик яше турында сүз кузгатканы булмады. Егетенең укытучы, фәннәр кандидаты булганын гына әйткәне бар иде. Ә мин беркатлы, аны әле генә аспирантура бетергәндер, дип уйлап йөрдем. Аның шул яшьтәдер дип башыма да китереп карамадым.
Гомумән, мин 2 кызыма да ирек бирергә тырышам. Әгәр кызымның ул ир-ат белән мәхәббәт романы гына булса, керфегем дә селкенмәс иде. 20 яшьтә үзеңнән шактый олырак кешегә гашыйк булу гаҗәп түгел инде ул. Үземнең дә яшьлектә дус кызларымның байтагы 40 яшьлек ирләр белән очрашып йөрде. Алар тәҗрибәле, акыллы.
Әмма бу ир-ат, кызыңа өйләнәм, һәм, озакка сузмый гына, бала алып кайтабыз, дип йөри. Әгәр мин ир-ат булсам, бу адәмне баскычтан гына очырып төшергән булыр идем. Җен ачуым чыкты. Мин кызымны тагын 5 елдан пенсия яшенә җитеп килгән иренең һәм баласының маңкасын сөртеп ятсын өчен тәрбияләмим.
Ул ирнең бала алып кайтып, кызымны үзенә «бәйләп» куярга теләвен бик яхшы аңлыйм. Кызым әле үзе дә яшь, акылы да яшь, ул ир-атларның нигә тегеләй яки болай эшләвен аңлап та бетерми. Бары тик гашыйк күзләрен мөлдерәтеп карый да аның акыллы, төпле булуы турында тәкрарлый. Ул җитди мөнәсәбәтләр корырга тели, дип саный. Әйе инде, үзенә 48 яшь, беркайчан да өйләнмәгән, аның ничегрәк вакыт уздырганын чамалыйм.
Бер өстенлеге бар – ул чибәр ир-ат. Әмма үзенең каккан казыгы да юк. Әнисеннән сеңлесе белән икесенә калган фатиры бар, анда да хәзер сеңлесе яши. Карьерасында да бер уңышы юк, анысын да сораштырдым-белештердем. Һәм университет укытучыларына күпме хезмәт хакы түләүләрен дә беләм. Шушыларны уйлыйм да, ачуым чыга, ул кызымның тормышын бозарга җыена бит.
Аларны ничек аерырга икәнен башыма да китермим. Кызым салкын акыл белән уйларга да теләми. Минем әнидән калган фатир бар, анда квартирантлар яшәтәм. Әле күптән түгел шул фатирны бушатырга сорады, теге ир белән шунда яшәмәкче була. Элегрәк ул фатирны аңа вәгъдә иткән идем, чөнки олы кызыма аерым фатир алдым. Квартирантларны чыгарып җибәрергә ризалашмадым. Һәм менә хәзер кызым миңа үпкәләде, сөйләшмибез, күршеләр кебек яшибез. Кызыма 13 яшь булганда әтисе безне ташлап китте. Хәзер бу хәлләргә ул да мине гаепли, һәрхәлдә үзе кызын тәрбияләү дә тамчы да катнашмады, әллә нигә бер акча гына җибәреп торды.
Олы кызым да сеңлесен акылга утыртырга тели. Ә мин кызымны жәллим һәм аның өчен куркам. Ул, чыннан да, беркатлы, нечкә күңелле, бар нәрсәне йөрәгенә якын ала. Һәрвакыт уку-уку дип йөрде, отличница булды. Аның көнкүреш хезмәткә әзерлеге юк. Хәзер моңа үземне гаеплим, күреп-белеп җиткермәгәнмен, өйрәтмәгәнмен.
Апасы күпкә чаярак, үткенрәк, ул да отличница булды, тик бераз хулиганрак иде. Мин шактый вакытымны олы кызымның проблемаларын хәл итеп уздырдым: аны әле гимназиядән кудылар, әле яңа мәктәбендә беренче уку көнендә үк класс җитәкчесе белән талашып кайтты... Ә төпчек кызымның бер мәшәкате булмады, шуның аркасында аңа җитәрлек игътибар бирмәгәнмендер, дип уйлыйм.
Бәлки, аңа чыннан да үз хаталарын ясарга мөмкинлек бирергәдер? Әмма 48 яшьлек бер «мәмкә» белән бөтен тормышын җимерүен дә теләмим. Тагын бер 10 елдан аның сиделкага әйләнүен дә теләмим. Нәрсә эшләргә, кызымны ничек саклап калырга?