Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кызым тол, оныгым ятим»: Батутта сикергәндә әтисе үлгәнен баласына әйтмәгәннәр

Мәрхүм яшь әти спецназда хезмәт иткән, көчле, тормыш сөючән егет булган.

news_top_970_100
«Кызым тол, оныгым ятим»: Батутта сикергәндә әтисе үлгәнен баласына әйтмәгәннәр
Телеграм канал

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче 24 яшьлек Руслан исемле ир-ат 26 декабрьдә ике яшьлек улы белән сәүдә үзәгендә батутта сикереп уйнарга килә.

«Бер атнадан үлде»: Сәүдә үзәгендә батутта сикергән 24 яшьлек егет муенын сындырган, дип язган идек.

Сикереп уйнаганда имгәнгәч, Русланны хастаханәгә алып китәләр, 3 гыйнварда ул аңына килмичә үлә. Русланның нәни улы әлегә әтисенең вафат булуын белми. Ул өйдә әтисен көтеп яши.

БСТ каналы мәрхүмнең туганнары белән аралашкан. Аның хатынының әтисе Анатолий Виноградов бик борчыла. «Кызым тол, оныгым ятим калды. Нишләргә дә белмим», — ди ул.

«Батут үзәге хуҗасы сүзләренчә, киявебез сикергәндә авырып киткән һәм ятып торган. Ә улым күземә карап әйтә: әти сикерде, сикерде дә, аннары егылды, ди. Каядыр бәрелгәндер инде, аның башыннан аккан кан матрацка төшкән», — ди Виноградов.

Туганнары сүзләренчә, 24 яшьлек Руслан сау-сәламәт булган. Былтыр ул армиядә контракт буенча хезмәт иткән, беразга тоткарланып калган, туганнарына ярдәм итәсе килгән. Яңа ел алдыннан гына өйгә кайткан. Ләкин туганнары белән озак яши алмаган.

Сәүдә үзәгендә бу вакыйгага комментарий бирмиләр. Әлеге вакытта да аттракцион халык белән тулы, биредә балалар да, аларның ата-аналары да ял итә. Фаҗига булганын белүчеләр дә сирәк.

Башкорстан буенча Тикшерү идарәсе тикшерү башлаган. Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Евгений Каневский бу хәлгә аңлатма биргән. «Фаҗига урынын тикшердек, судмедэкспертиза билгеләнде, Шаһитларны сораштыралар, вакыйганың сәбәпләре ачыклана. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк», — дигән ул.

Хәтта профессионаллар да батутта трюкларны һәрчакта да башкара алмый. Сентябрьдә тренировка вакытында Рөстәм исемле ир-ат имгәнә. Аны реанимациягә салалар, бәхеткә, ул аягына баса, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100