news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кызым сөяркә булды

news_top

Аңлы рәвештә кемнеңдер сөяркәсе булган хатын-кызларны бер вакытта да аңламадым һәм хөрмәт итмәдем. Әгәр ир-ат өйләнгән булуын яшереп, яшь кыз белән чуалып китсә, әле бер хәл, аңларга тырышып була. Кызны алдаганнар, ул белмәгән.

Тик бу адымга белә торып, аңлы рәвештә барулары – начар билге инде. Шәхсән үзем, белеп-аңлап чит гаиләгә кысылган хатын-кызга беркайчан да ышана алмаячакмын. Бу кабәхәтлек. Хәер, сөяркәләр белән чуалырга әзер ир-ат та бернинди ихтирам уятмый, билгеле.

Өйләнгән ир белән уртак хисләр барлыкка килде ди, ярар, йөрәккә әмер биреп булмый. Алай булгач ир-ат аерылсын да, яңа мөнәсәбәтләр корсын. Бу законлы хатынына карата да, бу хәлгә юлыккан кызга карата да гадел булыр иде.

Ә еллар буе качып-посып очрашулар, законлы хатыныңны алдап-йолдап йөрүләр, сөяркәңә ялган вәгъдәләр бирү – бу бернинди кысаларга да сыймый инде. Бу очракларда мин ир-атны да, аның сөяркәсен дә аңламыйм.

Ни кызганыч, минем үз кызым да шундый хәлгә тарыды. Башта хәлләр алай ук куркыныч та булмады. Ул бер ир-егет белән танышып, очрашып йөри башлады, бары тик берничә ай узгач кына аның өйләнгән, хәтта баласы булуын белде.

Ул вакытта яшьләренә буылып минем янга килде. Кызымны бик жәлләдем, чөнки ул бу мөнәсәбәтләргә бик зур, ихлас өметләр баглаган иде.

Тик кызым шактый тиз тынычланды. Ул вакытта аның ихтыяр көченә сокланган идем дә әле. Теге ир-атны бик ошатуын белдем бит. Ә соңыннан кызым үзенең бернинди киләчәге булмаган сөяркә генә булуын белде…

Кызым үзен лаеклы тотты, аның көчле булуына горурландым. Дөресен әйткәндә, төшенке халәттә озаграк булыр дип курыккан идем, ә ул берничә көн дигәндә тынычланды.

Аның мөнәсәбәтләре темасына артык кагылмаска тырыштым, күңелен кузгатасым килмәде. Кызым үзе аны-моны сөйләмәде, өйләнгән ир белән аралары өзелүне җиңәргә тырышадыр дип уйладым.

Бу хәлләрдән соң берәр ай узгач, кызыма кунакка кердем һәм өстәлдә вазада бик матур букетка шундук күзем төште. Шундук берәр егеттәндер дип уйладым, хәтта сөенеп тә куйдым.

Түзмәдем, чәчәкләрнең кемнән булуын сораштым. Һәм аның кабат теге өйләнгән ир белән кире кушылуын ишеткәч, тәмам аптырап калдым.

«Безнең арада – мәхәббәт. Ул хатыныннан аерылачак, безнең барысы да яхшы булачак, әни», – диде кызым.

«Теләсә әллә кайчан аерылган булыр иде инде. Алдый ул сине!» – дидем аның беркатлылыгына аптырап.

«Аның кечкенә баласы бар, капыл гына өзеп ташлый торган түгел. Ул бик хатынын яратмаса да, баласын ярата. Монда ашыгырга ярамый», – диде кызым, чит кеше сүзләрен кабатлагандай.

Миңа барысы да аңлашылды. Теге ир бары тик үзенең бер юанычын югалтырга теләми, шул гына. Өендә – хатыны, баласы, җайга салынган көнкүреше. Ә монда – онытылып, рәхәтләнеп вакыт үткәреп була торган яшь сөяркә.

Кызым белән әйткәләшергә, араларны бозарга теләмәдем, шуңа күрә аны бары тик курчак урынына гына куллануларын йомшак кына әйтергә теләдем. Тик кызым бу хакта ишетергә дә теләмәде.

Ул «куянчигының» менә-менә аерылачагын, өйләнешәчәкләрен һәм озын-озак бәхетле гомер кичерәчәкләрен тәкрарлый. Тик менә икенче ел китте инде, «куянчик» аерылырга да, кызыма өйләнергә дә ашыкмый әле.

Шушы бер ел эчендә ул ир-ат турында да, аның гаиләсе турында да шактый мәгълүмат белдем. Хәтта аның хатынына язарга да уйлаган идем, тик яхшысынмадым. Әгәр кызым минем тыкшынуны белсә, кичермәячәк.

Әле күптән түгел ул ирне хатыны һәм баласы белән урамда күрдем. Игътибарымны хатынының шактый түгәрәкләнгән корсагы җәлеп итте – җиде айлык чамасы көмәне бар!

Бу хакта кызыма сөйләми булдыра алмадым.

«Гаилә тормышына өметләнеп, юкка гына комнан сарайлар төзисең, кызым. Ул ирнең хатыны бала көтә», – дидем.

«Көтмиләр! Симергән генә аның хатыны!» – дип ачуланды кызым.

«Ахмакмы әллә син? Мин симез кешене авырлы кешедән аера алмыйммы әллә? Йөкле ул, йөкле!» – дидем.

Тик кызым минем сүзләргә ышанмады. Бәйләнмәвемне сорап кычкыра башлады. Аның болай киресенә катуына шаккаттым.

Кызымның чәчәк кебек яшьлеген шул ялганчыга әрәм итүенә җаным әрни. Тик сүзләремә колак салырга һәм тормышка аек акыл белән карарга, бәя бирергә теләми икән инде, күрәсең, үз шуңа лаектыр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар