«Кызым, син безнең горурлыгыбыз» - Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовлар гаиләсендә сөенеч
Җырчы Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовларны иң олы кызлары Эллари сөендергән. Ул югары уку йортын тәмамлап, кулына диплом алган.
«Хәзер мин дипломлы белгеч. Чыгарылыш кичәсенә барганда вакытның ничек тиз узуы турында уйландым. Бераз моңсу да булып китте. Хәзер бары тик алга», – дигән Эллари бу хакта үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә.
Гүзәл һәм Илдар Хәкимовлар да Элларины котлыйлар. «Кызым, диплом алган көнең белән. Без сине чын күңелдән котлыйбыз. Син безнең горурлыгыбыз! Киләчәк тормышың бары тик бәхет, шатлыклар һәм зур уңышлардан гына торсын», – дип яза аңа әти-әнисе.
Эллары соңгы елларда бик актив иҗат итә, җырлар яздыра, әти-әнисе белән гастрольләргә дә йөри. Ләкин, сторисларыннан аңлашылганча, Эллари башка һөнәр үзләштергән.
Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовлар әлеге вакытта ике балалары – Самир һәм Камилла белән сәяхәттә. Алар инде Таиландта һәм Вьетнамда булдылар. Хәзерге вакытта Төркиягә юл тоталар. Гүзәл үзенең сторисларында Эллариның ялга диплом яклау сәбәпле бара алмавы хакында сөйләгән иде. Ә инде иң төпчекләре Арианна аларга соңрак килеп кушылачак.