«Кызым кияүгә чыккач, минем белән арасын өзде» - 1 өлеш
Минем элекке ирем хәрби хезмәткәр иде. Төрле гарнизоннарда яшәдек. Бердәнбер кызыбыз Гөлияне иркәләп, сөеп кенә үстердек. Тудырган вакытта ул бераз имгәнгән иде, шуңа күрә аңа мөмкин кадәр күбрәк наз, ярату бирергә тырыштык, жәлләдек.
Гөлия бернинди проблемасыз бала булып үсте. Ярдәмчел, киң күңелле, "5ле"гә генә укыды, мәктәпне медальгә бетерде. Безнең йортта аның дуслары күп иде. Кызым 11 сыйныфта укыганда иремне яңа эш урынына күчерделәр һәм баланы чыгарылыш сыйныфта күченеп йөрүләр белән җәфаламас өчен, мин аның белән үзебез яшәгән шәһәрдә калдым.
Әмма язмыш кызык нәрсә икән ул, ирем яңа эшендә башка хатын-кызны очратты һәм без аерылыштык. Аерылышу бик авыр булды, ызгышлар, күз яшьләре, гаепләүләр…
Беренче вакытларда ул безнең белән аралашмады, акчалата ярдәм итмәде. Бик авыр вакытлар булды ул. Ә соңыннан әкренләп кенә кызыбыз белән аралаша башлады, ул вакытта Гөлия институтта 2 нче курста укый иде инде.
Без кызым белән дус һәм бәхетле яшәдек. Бер-беребезгә карата бик ышанычлы мөнәсәбәтләр иде безнең. Мин катлаулы операция кичердем, инвалидлык группасы алдым, шуңа күрә эшләми идем.
Икенче курстан соң кызым кияүгә чыкты. Кызым һәм киявем Илшат белән бергә яшәдек. Ике елдан соң Гөлиянең кызы — минем бердәнбер оныгым туды. Гөлия укуын дәвам итәчәк, Илшат эшләячәк, ә мин оныгым Гөлназны караячакмын дип киңәштек.
Оныгыма 1,5 яшь тулгач, кызымның ире белән аралары бозылды һәм алар аерылыштылар. Кызым бик борчылып, кайгырып йөрде. Ләкин соңыннан аның яңа танышлары барлыкка килә башлады һәм борчу-хәсрәтләре әкренләп онытылды, вакыт аның яраларын дәвалады.
Гөлия бик чибәр, акыллы, шат күңелле кыз, шуңа күрә ир-атлар аңа күз төшерми калмый, әмма җитди мөнәсәбәтләргә кадәр барып җиткәне булмады.
Берсендә бер егет белән танышкан иде, бер ел очрашып йөрделәр, хәтта туй турында да сөйләшә башлаганнар иде, әмма соңыннан ул егет чит кеше баласы тәрбияләргә әзер булмавын әйтте. Бу вакыйгадан соң Гөлиянең ир-атларга карата күңеле суынды. Шулай өчәүләп яшәүне дәвам иттек.
Оныгым да үсеп килә, мәктәптә укый, бик сәләтле бала. Шул вакытта көтмәгәндә Гөлиягә Казанда яхшы эш тәкъдим иттеләр, ул китте, ә без оныгым белән икәү яшәп калдык. Барыбызга да авыр, аерым яшәүгә күнегергә кирәк иде, матди яктан да җиңел булмады.
Бер елдан соң кызым безне үзе янына Казанга алып килде, фатирыбызны сатып, Казанда кечкенәрәкне алдык. Әмма бу фатирда өчебезгә бик кысан иде. Шуңа күрә бу фатирны арендага бирдек тә, үзебезгә зурракны «снимать» иттек. Барысы да бик яхшы җайланып китте, башкалада рәхәтләнеп яшәдек, төрле җирләргә бардык, мөнәсәбәтләребез элеккечә яхшы, ышанычлы иде. Гөлия эшли, оныгым укый, ә мин өйдәге эшләрне карыйм. Кичен барыбыз да табынга җыелып, көннең ничек узганы, ниләр булганы турында сөйләшә идек.
Шулай берсендә кызым командировкага китте, юлда бер егет белән танышкан. Шул очрашудан соң очып йөри башлады, йөзеннән елмаю китми. Барысы да яхшы кебек, ул егет тумышы белән Казаннан, шунда яши, өйләнмәгән, эшли, акыллы, әнисе белән тора.
Карап торышка чиста кәгазь бите кебек, тот та язмышыңны яңа баштан яз… Гөлияне дә бик ошаткан иде. Оныгым белән кызымны ялларда төрле җирләргә йөртә башлады. Кызым бәхеттән балкып тора, минем дә күңелем тынычланып куйды, бәлки бу аның язмышыдыр дип уйладым. Мөнәсәбәтләре ничектер бик тиз җайланып китте. Инде ике атна узуга аның минем белән танышасы килде һәм бергә яшәү турында да сүз ката башлады. Бу минем бераз ачуымны да чыгарды. Әмма хезер элекке заман түгел инде, кызым да озакка сузсак, тагын тупикка килеп төртелер дип куркып калды бугай.
Һәм менә ул көн килеп җитте. Гөлиянең егете — Илдар безгә кунакка килде. Эх, барысы да син көткәнчә, өметләнгәнчә яхшы булса икән ул! Илдар бусагадан атлап керүгә үк күңелемдә үзем дә аңлата алмаслык негатив уятты. Шундый җанга ятышсыз булып тоелды ул миңа. Ул бездә күп дигәндә ярты сәгать торгандыр инде, ә миңа аның белән ярты гомеремне уздырган кебек тоелды. Ул үзен ничектер тупасрак тотты, кычкырып сөйләште, гел үзе турында сөйләде, ниндидер вак кына казанышларын да күпертеп, арттырып мактанды. Кунак булсаң, тыйнак бул дигән сүз аңа бөтенләй таныш түгел иде, күрәсең. Диванга сузылып ятты, үзе акырып сөйләшә, кычкырып көлә… Бер дә тәрбияле, әдәпле кеше түгел инде.
Ул кайтып киткәннән соң күңелдә шундый бушлык, бер төрле җирәнгеч хис калды.
Ул киткәннән соң кызым белән сөйләшеп карарга теләдем. Бергә яшәргә ашыкмый торыгыз, кешене якыннанрак, яхшырак белергә кирәк, ничектер эчем поша, күңелем нидер сизенә дип аңлатып карарга тырыштым. Ләкин Гөлия мине тыңларга да теләмәде, аның бәхетеннән көнләшәм дип мине гаепләде.
Сиземләвем юкка булмаган икән...
Дәвамы бар.