Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кызым кияүгә чыккач, минем белән арасын өзде» - 2 өлеш

Кызымны, оныгымны бик яратам, алар - яшәвемнең мәгънәсе. Алар белән ни булганын аңлый алмыйм, ничек шулай бер мизгелдә үзгәреп була? Бу хәлләргә ничек түзәргә, алга таба ничек яшәргә?

news_top_970_100

Башы — сылтамада.

Шушы көннән безнең тормыш җәһәннәмгә әйләнде. Көн саен талаш-кычкырыш башланды. Ул өйгә кунарга кайтмый башлады, минем белән дә гел ачуланыша яки бөтенләй сөйләшми. Шулай берәр ай яшәдек. Чираттагы бер талаш вакытында ул икенче фатир снимать итүен һәм өчесе бергә — оныгым һәм теге егет белән яшәячәген әйтте. Ул Гөлназны чирек уртасында башка мәктәпкә күчерде, шуның аркасында оныгым музыка, гитара, фортепиано, вокал буенча бөтен өстәмә түгәрәкләрен, дәресләрен ташлады.

Казан үзәгендәге элиталы фатирда яши башладылар, шул ызгыш-талашлардан соң мине бөтенләй ялгызымны гына калдырдылар. Соңыннан минем үзләре тирәсендә фатир снимать итүемне үтенделәр, чөнки Гөлназны мәктәпкә йөртергә булышырга кирәк иде. Мин озак уйлап тормадым инде, әйберләремне җыйдым да, йөк ташучылар чакыртып, әйберләремне берүзем икенче фатирга күчердем. Ә кызым хәтта шалтыратмады да, ярдәм дә итмәде.

Илдар бер дә тәртипле, намуслы егет булып чыкмады. Кешеләрне алдап акча эшли, социаль челтәрдәге аккаунтында да тоташ оятсызлык.

Һәм минем яраткан, иң якын кызларым шушы тозакка эләкте. Күземә туры карап, мине күралмауларын әйтә башладылар. Кычкыралар, теләсә нинди сүзләр әйтәләр. Оныгым мәктәптән соң минем янга кайта, әмма авызын ачып бер сүз дә дәшми, сөйләшми. Ә кызым бөтенләй дә килми, хәлне дә белми, үлеп ятсам да белмәячәкләр. Мине дә үзләренә чакырмыйлар, янәсе, минем аларга кунакка килүемне Илдар дөрес аңламаячак. Әни йөрәге ничек түзәргә тиеш бу кадәр мыскыллауга!

Илдар үзе дә хәзер аларны беркая да алып бармый, чакырмый. Өйдә телевизор карап тик ята.

Ә бит кызым белән оныгымның минем яннан китеп, Илдар белән яши башлауларына нибары 22 көн булды! Алга таба ни булачак соң алар белән, уйларга да куркам.

Оныгым да мине алдый, тупас сөйләшә башлады. Әле беркөнне генә аның белән кинога бардык, тик анда да тыныч кына, ызгышмыйча кайта алмадык.

Кинодан соң мине алдады да мин аңа кисәтү ясадым. Шул җитә калды, кинотеатрда ук әйткәләшеп алдык, ул миннән көлеп, әллә ниләр әйтеп мыскыл итә башлады, әнисенә шалтыратып әләкләде. Бердәнбер яраткан кызым килеп җитте, йодрыклары белән ташланып диярлек Гөлназны миннән яклый башлады…

Ә мин бит оныгыма урынлы кисәтү ясадым — ялганлау яхшылыкка илтми, һәр ялган кайчан да булса беленә, соңыннан ничек яшәрсең, дидем.

Шуннан соң кызым да, оныгым да мине башка күрергә теләмәүләрен, хәзер генә чын тормышны белүләрен һәм бу тормышта миңа башка урын юклыгын әйттеләр…

Ә минем бит бу тормышта башка беркемем дә — ирем дә, башка балаларым-оныкларым да, бертуганнарым да, эшем дә, үз почмагым да юк…

Кызымны, оныгымны бик яратам, алар — яшәвемнең мәгънәсе. Алар белән ни булганын аңлый алмыйм, ничек шулай бер мизгелдә үзгәреп була? Бу хәлләргә ничек түзәргә, алга таба ничек яшәргә?

Хәер мондый тормышның кирәге дә юк инде…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100