Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кызым Камиләнең аягына ампутация куркынычы яный» — Сафиннар гаиләсенә ярдәм кирәк

Әле күптән түгел генә йөгереп йөргән Казан кызы 12 яшьлек Камиләгә остеосаркома диагнозын куялар. Балага кыйммәтле операция кирәк, югыйсә аягына ампутация яный.

news_top_970_100
«Кызым Камиләнең аягына ампутация куркынычы яный» — Сафиннар гаиләсенә ярдәм кирәк
Эльвира Сафинаның шәхси архивыннан

Тыныч кына яшәп яткан җирләреннән Эльвира һәм Радик Сафиннарның тормышлары кинәт кенә үзгәрә: 12 яшьлек кызлары Камилә авырый башлый.

«Узган елның ноябрь ахырында кызым аягы авыртуыннан зарлана башлады, - дип сөйли башлады Эльвира Сафина. - Бер авырткан да, бер беткән дә кебек булды. Бераздан аның егылган булуы ачыкланды. Дөрес, безнең авыру егылу белән бәйле түгел иде. Хастаханәгә хирургка барып күрендек, мазьлар сылап тордык. Берничә көннән рентген сурәтендә кара таплар күренгәч, безне республика балалар клиник хастаханәсенә компьютер томографиясе үтәргә җибәрделәр.

Декабрьдә безгә бот сөяге остеосаркомасы, ягъни яман шеш диагнозын әле сорау астында гына куйганнар иде. 12 декабрь көнне үк хастаханәгә онкология бүлегенә тикшеренергә дип яткан идек, әле һаман шунда без. Бөтен организмны җентекләп тикшерделәр. Кызымның үпкәләрендә дә метастазалар таптылар.

Биопсия алу безнең очракта бик уңышлы килеп чыкмады, авыру сөяктән чыгып үсә ашлады. Менә монысы бик начар булды. Аягы шешкән булу аркасында, авыруның үскәне шунда ук күренмәде».

Яңа ел алдыннан Камиләгә химиотерапияне башлап җибәрәләр. Беренче курсны үткәннән соң да аягындагы шеше кимеми. Химия курсыннан соң Эльвира кызы белән бераз гына булса да өйгә кайтып торырга өметләнә, тик баланың хәле начар булу сәбәпле, аларны хастаханәдән чыгармыйлар. «Ә башка препарат белән ясалган химиянең файдасы күзгә күренде. Аягындагы шеше әкрен булса да, кимеде. Дәвалау курсының киләсе этабына кызымның хәле бик үк яхшы булмавы аркасында күчә алмыйбыз», — ди Эльвира.

Әни кеше өчен әлеге куркыныч диагнозны атау бик кыен иде. Ул аны «безнең диагноз» дип кенә сөйләде. Бот сөяге остеосаркомасы - бик сирәк очрый торган авыру.

«Кызым күп вакытын караватта үткәрә»

Камилә берничә ел акробатика белән шөгыльләнгән булган. Ул - 6 сыйныф укучысы. Хастаханәдә аларны укыталар, укытучылар килеп йөри. Көненә 1-2 дәрес үткәрәләр, өй эшләре дә бирәләр.

«Кызыма йөрергә, аягын бөкләргә ярамый, күпчелек очракта ул караватта утырып, ятып кына тора. Система куймаган очракларда култык таякларына таянып әзрәк йөреп тә киләбез, тик андый вакытлар сирәк була. Күп балалар шул система куелган әйберне өстерәп коридор буенча йөри. Без алай йөри алмыйбыз. Авыруы бик агрессив. Химиядән соң хәлләре дә яхшы түгел, күңеле болгана, ашый алмый, 5 килога ябыкты кызым», — ди Эльвира.

Камилә үзенең авыруы турында белми. Әнисе аңа ул сүзләрне әйтергә җөрьәт итмәгән. «Мин аңа операция турында гына әйттем, шеш, дидем. Химиотерапияне дәвалау дип кенә кабул итә, кызым онкология турында белми. Үзенең авыруы катлаулы икәнен һәм алда озак дәвалану көткәнен генә белә. 12 яшь булса да, бала бит ул», — ди әни кеше чак еламыйча.

Эльвира бухгалтер булып читтән торып эшли, ире Радик — программист. Олы малайлары Петербургта укый. Әти кеше көн аралаш кызы янына килеп йөри. Әнисе исә Камилә белән хастаханәдә ята, аны бер генә минутка да калдырмый. «Монда яңа корпус төзелгән. Бик җайлы, балаларга ризык пешереп бирерлек аерым аш бүлмәсе бар. Табиблар да яхшы карый», — ди Эльвира.

«Кайгымны халыкка чыгып сибә алмыйм»

«Хәзер Камиләне протокол буенча дәвалыйлар. Якынча 10 мартка Мәскәүдә операция билгеләнгән иде. Хәзер инде алар бу көнне операция була, дип расламыйлар. Ковид аркасында операциянең кичектерелүе ихтимал. Протокол буенча дәвалагач, безгә операциянең вакытын берничек тә күчерергә ярамый. Акча җыя башлагач, тагын да арткарак күчермәсләрме икән дип тә куркам. Ул клиникага бөтен Россиядән киләләр бит.

Мәскәүдәге операция квота буенча каралган, ә протез үзе квотага керми. Төрле хәйрия фондларына мөрәҗәгать итәр өчен исәп-хисап счетым да юк. Аннары, авыруны Россиядә дәвалап булмаган очракта гына алар акча җыюны оештыра», — ди ул. Остеосаркоманы Россиядә дә дәвалыйлар. Әни кеше бөтен булган мөмкинлекләрне барлый, эзли. Эльвира чит илләрдәге берничә клиникага мөрәҗәгать итеп карагач, кызын дәвалау өчен акча җыя башлый.

«Бөтен кәгазьләребезне инглиз теленә тәрҗемә итеп, ике клиникага җибәрдек. Бу авыру нәкъ менә үсә торган сөяктә була. Бүген алардан җавап көтәм. Хәзерге вакытта күпме акча кирәк булачагын белмим, күз алдыма китерергә дә куркам. Эндопротезирование дигән операция кирәк безгә, яисә инде икенче очрак...» — дип әни кеше тынып калды.

Инде берничә ай дәвамында баласы өчен ут йотып яшәгән ана кеше андый куркыныч сүзләрне кычкырып әйтерлек хәлдә түгел иде. Камиләгә эндопротезирование дигән, ягъни сөякнең зарарланган урынын протезга алмаштыру операциясе кирәк. Югыйсә, кыз аяксыз калырга мөмкин, аңа ампутация яный.

«Социаль челтәрләрдә таралган постта 3 млн акча кирәк дип язылган. Бу сумма — якынча операция бәясе генә. Аннан соң кирәк булачак реабилитация курсы, чит илдә тору, бару-кайту чыгымнары берсе дә кермәгән. Ахырдан бу сумма нинди булыр, белмим. Балачак дустым пост язып элде, төрле чатларда таралды. Үзем кайгымны халыкка чыгарып сибә алмыйм, авыр, бик авыр. Ничек кенә булмасын, дәваланып чыгарга өметем зур. Туганнарыбыз ярдәм итеп тора, югыйсә, бик кыен булыр иде», — ди Эльвира.

Сафиннар гаиләсенә килгән бәла турында Эльвираның яшьлек дусты Екатерина Хәйретдинова пост язып, акча җыю эшләрен башлап җибәргән. «Эльвира кызының авыруы турында узган атнада гына сөйләде. Сүз ампутация турында булгач кына ачылды. Ниндидер бер тәмуг, ут эчендә яши ул хәзер. Аңа кадәр Мәскәүдә булачак операциягә өмет зур иде. Кызганыч, Камиләнең хәлләре яхшылардан түгел, шуңа күрә ул безгә — дусларына мөрәҗәгать итте. Аңа кызының авыруы турында сөйләү бик авыр бирелә.

Акча җыярга мәҗбүр булганы өчен борчыла, ояла, уңайсызлана. Эльвира балачактан шундый иде: барысын да үз көчләре белән җиңеп, эшләп килде. Хәзер ул үзе генә җиңеп чыга алмаячак, Камиләгә ярдәм кирәк», — ди ул.

Ярдәм итик

Екатерина күпме акча җыелуы хакында үзенең инстаграм сәхифәсендә хәбәр итеп бара. Бүгенге көнгә 2 млн сумнан артык акча җыелган. Аяксыз калу куркынычы янаган Камиләгә бергә ярдәм итсәк иде.

Әнисе Эльвираның телефон номеры: 89178895452 (Сбербанк, Эльвира Мансуровна Сафина).

Счет номеры: 40817810962005619390

Банк: ОТДЕЛЕНИЕ «БАНК ТАТАРСТАН» N8610 ПАО СБЕРБАНК

БИК: 049205603

Корр. счёт: 30101810600000000603

ИНН: 7707083893

КПП: 165502001

SWIFT-код: SABRRUMM

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100