Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кызым идән юа, кадак кага»: имтиханга әзерләнгәндә стресстан ничек котылырга?

Балаларына стресстан чыгарга ярдәм иткән әти-әни киңәшләре.

news_top_970_100
«Кызым идән юа, кадак кага»: имтиханга әзерләнгәндә стресстан ничек котылырга?

Бердәм дәүләт имтиханы тапшырыр вакыт җитә, балаларда ел буе тупланып килгән стресс тагын да арта. «Имтиханны бирә алмыйсың!», «Укымыйсың!» ише сүз ишеткән балаларның яшьли чәчләре агара. Аларның киләчәк тормышы өчен борчылган ата-аналар бу вакытта меңләгән ялгыш ясый. Баланы тагын да стресс хәленә кертмәс, тынычландырыр өчен нишләргә соң? Кайбер ата-аналар стресс чыгаруның әллә нинди кызыклы методларын кулланалар икән бит.

«Кызымнан идән юдырам, кадак кактырам»

Айшә Илнуровна, 38 яшь, Арча: «Кызыма — 16. Быел имтиханнар тапшырырга әзерләнә. Җәмгыятьне өстәмә бирергә уйлаган иде. Укырга күп, көне-төне әзерләнә. Ничек чыдый икән, дип уйлыйм. Авылда торгач, укудан кала да эше бар. Ашарга әзерләү аның өстендә. Малларга да ара-тирә ашарга бирә торган иде. Соңгы бер-ике айда кызым нык авырый башлады. Һәр әйткән сүзгә үпкәли, тиктомалга елый, яисә көлә. Адекват түгел иде үз-үзен тотышы. Янына утырып, сөйләшеп тә карадым. Кая инде әни сүзен тыңлау! Университетка керә алмам дип борчыла. Ял итә белми. Башта өйдәге эш белән әзрәк ял итәме икән әллә, дип уйладым.

Ирем белән киңәшләшеп, баланы табибка күрсәттек. Ул бик арыган, стресс хәлендә, диделәр. Минем заманда стресс дигән сүзнең әсәре дә юк иде. Башта бу сүзләргә артык игътибар бирмәдем. Аннары кире уйладым, бала бит инде. Өч сәгать укыганнан соң идән юдырта торган булдым. Идәнебез агачтан, исе дә тынычландыра, кул эше башны да ял иттерә. Безне шулай дип үстерделәр. Стрессын чыгарырга дип әтисе зур бүрәнә алып кайтты. Ачуы чыккан вакытта, яисә арыганда, кызыбыз чыгып, шунда кадак кага. Ни гаҗәп, шушы алымнарны куллана башлагач, бала тынычланды. Бер сәбәпсез елап, көлеп утырмый. Кире үз халәтенә кайта башлады бугай инде».

«Ял иткәндә җырлап алабыз»

Рәшидә Шакирова, 44 яшь, Сарман: «Чыгарылыш сыйныфында белем алучы малаем бар. Бер кызым 8 сыйныфта. Укырга күп булгач, алар гел стресс хәлендә. Балаларым кечкенәдән китап укырга яратып үсте. Укуда да гел «бишкә» генә баралар алар. Мин дә кайтуларына гел билге сорап йөдәтә идем. Бәлки шуңа алар түбән билге алырга куркалардыр.

Улым — инженер, кызым блогер булам дип хыяллана. Көн дә укытучылары имтихан турында тукып тора, балалар борчыла. Шуңа да стрессны чыгару юлын таптым. Без җырлыйбыз. Өебездә бабайның баяны бар. Кич белән мин баянда уйныйм, балалар җырлый. Башта бик җырлыйсылары килмәде. Оялдылар. «Әни, ник җырлатасың, җырлыйсы килми», — дип үз бүлмәләренә кереп бикләнәләр иде. Хәзер җырларга үзләре чыгалар.

Әбиләренә концерт куярга әзерләнәбез әле менә. Тиздән туган көне җитә. Балаларга да файдасы бар, сулыш юллары да яхшыра, стресс та югала. Әнием дә гел җырлап йөри торган иде. Биш бала анасы ул, ничек җырламый торсын ди! Минем балаларга да файдасы тиде бит әле». 

«Атна саен кибеттән теләгән әйберен алам»

Румия, 42 яшь, Казан: «Чыгарылыш сыйныфта укучы кызым бар. Аның белән атнага бер тапкыр шоппинг ясыйбыз. Ирем бу хакта белми. Ул көне буе эштә, безгә акча гына калдыра. Кызым белән килешү төзедек. Уку белән нервылары бетмәсен, балам стресс кичермәсен өчен без көнлек план төзибез. Мәсәлән, 5 сәгать вакытын укуга багышлый. Бер сәгать ял итеп ала. Аннары тагын 3 сәгать укый.

Артык баш күтәрми уку булырга тиеш түгел. Һәр яхшы эшләнгән эше өчен мин аңа кием алам. Кесә акчасыннан кала, атнага бер тапкыр кибетләрдә йөреп, теләгән әйберен алып бирәм. Кемдер артыгын кыланасыз дияр, тик аларга җавабым шул: минем кызның укырга мотивациясе көчле. Аның белән бер тапкыр талашканыбыз да юк, бер-беребезне аңлап яшибез. Балада стресс булмасын өчен, аңа кием алып бирү, көнлек план төзеп яшәү, миңа калса, начар түгел».

Стресс төрләре

Стресс физиологик (эустресс) һәм патологик (дистресс) була. Эустресс — кешегә яхшы йогынты ясый, аның эшчәнлеген арттыра. Дистресс — кешенең хәлен начарайта, тышкы факторлар йогынтысында барлыкка килә. Дистресс депрессиягә кадәр җиткерергә мөмкин. Стрессны кеше тормышында чынлап та булган факторлардан кала, уйлап чыгарылган хәлләр, куркулар да китереп чыгарырга мөмкин.

Үзегездә стресс икәнне ничек аңларга? Өч әйбергә игътибар итәргә кирәк. 

  1. Борчылу. 
  2. Тотрыклылык фазасы.
  3. Хәлдән таю фазасы.

Иң авыр стресс — психик яктан киеренкелек. Кеше үзен гаепле хис итә, проблемалардан чыгу юлын таба алмый, алга таба тормышын көйләү турында уйламый башлый. 

Психолог киңәше 

КФУның Психология һәм мәгариф институты доценты, психология фәннәре кандидаты Рамил Гарифуллин имтиханга әзерләнү белән бәйле стресслар турында мондый аңлатма бирә:

«Хәзер балалар аеруча стресс кичерә. Көне буе монитор каршында утырырга туры килә бит аларга. Күзләре арый. Күбесе ноутбуктан кала, телефоннан да утыра. Кечкенә генә экран башларын авырттыра. Студентлар һәм мәктәп балалары психик яктан нык арый. Мәктәпкә барып укуга караганда, өйдә уку күпкә авыррак. 

Шуңа күрә психик халәтне сакларга кирәк, моның өчен берничә киңәш бирәм. 

  1. Туктап ял итеп алырга кирәк. Гел укып кына утырырга ярамый. 
  2. Утырып түгел, басып укырга. Минем студентларның кайберләре басып укый. 
  3. Ял иткәндә сикереп, хәрәкәтләнеп алырга. 
  4. Күзләрне ял иттерергә. Башка массаж ясарга. 

Кайбер ата-аналар балаларын начар укуда гаепли. Аның белән бергә утырып, теманы аңлатыр урынга балаларын түбәнсетәләр. Бала имтиханнарны бирә алмаса, дөнья бетә дип уйлыйлар. Тик онытмаска кирәк: болай да стресс кичергән балага уйланмыйча әйтелгән сүзләр хәлне тагын да начарайта».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100