Илсинә гомер буе заводта эшләде. Ялгыз булды, үзенә беркем дә кирәкми дип яшәде, башта карьера ясады. Заводка гади эшче булып килде, эшли-эшли, «сбыт» бүлеге мөдиренә кадәр күтәрелде. Ә бу – шактый керемле, табышлы урын иде. Шулай килеп чыгуын сөенеп туя алмады Илсинә.
Бу – узган гасырның 80нче еллары, ә ул вакытларда «сбыт» бүлеге мөдире патшага тиң вакыт. Ул кемгәдер ярдәм итәргә ризалашырга мөмкин, яки киресенчә ризалашмаска мөмкин... Илсинә һәрвакыт тәкәббер, һавалы булды. Берәрсе ни дә булса сораса, һәрвакыт үзен әллә кемгә куеп, өстән генә карап җавап бирде.
Илсинә һәрчак соңгы мода буенча киенде. Гел каядыр йөреп, барып торды, шундый сәфәрләреннән беркемдә дә булмаган кием-салым ташыды. Берсендә үзләренең заводында эшләүче яшь егет сүз катты аңа. Ул вакытта Илсинә карт булмаса да, ул егеттән олырак иде.
«Бәлки, берәр җиргә барырбыз?» – дип тәкъдим итте аңа Флүс.
«Ә нигә ризалашмаска әле?» – дип мут елмайды Илсинә.
«Ярар, алайса мине сине килеп алырмын», – диде егет.
«Ә син минем кайда яшәгәнне беләсеңме соң?» – дип гаҗәпләнде Илсинә.
«Ә кем белми инде аны», – дип күз кысты Флүс.
Флүс аны кич кереп алды. Канәфер чәчәкләре бүләк итте. Флүс Илсинәгә карап сокланып туя алмады. Чибәрлеге, буй-сыны 18 яшьлек кызлар көнләшерлек иде! Зифа буена сыланып торган кара күлмәк, нәфис муенын тагын да нәзакатьлерәк итеп күрсәткән энҗе муенсасы, ялтырап торган затлы туфлиләре...
«Нигә шулай карап торасың, ошадыммы әллә?» – дип чытлыкланды Илсинә.
«Ә син чибәр...» – диде Флүс.
«Әллә шикләнгән идеңме?» – диде Илсинә, подъезддан чыкканда.
Алар ресторанга барып утырды. Чөнки Илсинә шулай хәл итте. Бераз шәраб эчтеләр, һәм Флүс, эшнең яртысы инде эшләнде, дип сөенде. Әмма Илсинә алай тиз бирешә, «баш җуя» торганнардан түгел иде.
Кайтып җитеп, подъездга кергәч, Флүс аны кочаклый, үбә башлагач:
«Юк, юк, юк», – дип туктатты аны Илсинә.
«Ярар, иртәгә күрешәбезме соң?» – диде егет.
Илсинә ризалашты. Флүс үзенә теләгәнен алыр өчен ай буе Илсинә артыннан йөрде, аның игътибарын яуларга тырышты. Һәм, ниһаять, теләгенә иреште егет.
«Матурым минем...» – дип пышылдады ул төнлә Илсинәгә.
Ә иртән исә «сбыт» начальнигының кеше күрмәгәндә ниләр эшләгәнен бөтен заводка чәчте. Илсинә өчен бу – бөтен шәһәрдә адәм хурына калу иде. Илсинә нәрсә эшләргә белмәде, алга таба нәрсә буласын да аңламады.
«Эштән җибәрегез мине», – дип керде ул завод директорына.
«Юк, Илсинә, әйдә, мин сине шул ук вазифага башка шәһәргә күчерәм», – дип тәкъдим итте директоры.
Илсинә аңа рәхмәт укып туя алмады, директорның кулларын үбәргә әзер иде.
Илсинә башка шәһәргә күченде, шулай ук заводта «сбыт» бүлеге мөдире булып эшли башлады, коллективка да тиз ияләнде. Ләкин 4 ай чамасы узгач, гел хәле китүен сизә башлады. Ул балага узган иде. Аборт ясатырга базмады, үз куллары белән үз баласын үтерә алмады ул, табарга булды.
«Кызыгыз бар», – дип, бер нәни төенчек сузды аңа акушер хатын.
«Газизәм», – дип елмайды Илсинә.
«Матур исем», – диде шәфкать туташы да.
Берничә көннән аларны өйгә чыгардылар. Илсинә – ятимә кыз, бертуганнары да юк. Ә хәзер аның кызы бар. Илсинә берьялгызы булгач, акча коточкыч дәрәҗәдә җитмәде, шуңа декретта озак утыра алмады ул. Кызын ясле бакчасына бирде, ә үзе эшкә чыкты.
Шулай итеп, Илсинә баш-аягы белән кабат эшкә чумды. Яследән соң Газизәне тәүлек буе эшли торган балалар бакчасына бирде. Илсинә кызын ялларда өйгә алып кайта ала иде, тик эшендә эт кебек арыгач, моңа кул селтәде. Гел «соңыннан, соңыннан, соңыннан» дип вәгъдә итте. Ул ул «соңыннан» беркайчан да җитмәде. Газизә махсус мәктәпкә укырга керде. Бу – интернат иде, өстәвенә, үзләренең шәһәрендә дә түгел, ә башка шәһәрдә.
«Исәнме, кадерле әнием!» дип башланган хатларны укыды Илсинә. Тик бу хатлар анда бер генә җылы хис тә уятмады.
Исеме җисеменә туры килмәде Газизәнең, әнисенең газиз баласы, кадерлесе булып яши алмады ул.
Илсинә пенсиягә чыгар вакыты җиткәч, хәер, пенсиягә китүен үтенгәч кенә акылына килгәндәй булды. Ул картлыкның кай арада җиткәнен аңлый алмады. Үткәннәрен уйлады, үткән гомерен күздән кичерде – анда бернәрсә юк, буп-буш. Ул кызының номерын эзләп тапты, тик Газизә шалтыратуларга җавап бирмәде. Шуннан соң Илсинә кызы укыган шәһәргә барырга уйлады.
«Исәнме, кызым», – дип кулларын җәйде ул, баласын кочакларга теләп.
«Кызым? Үзең ышанасыңмы соң моңа? Миңа мондагы тәрбиячеләр сиңа караганда якынрак булды бит!» – дип, мыскыллы елмаеп куйды Газизә.
«Мин начар әни булдым. Кичер мине, кызым...» – диде Илсинә, яшенә буылып.
«Юк, син беркайчан да миңа әни булмадың», – диде Газизә һәм, аны урап, бәләкәй балалар уйнап йөргән мәйданчыкка таба китте.
Газизә бер яшь егет утырып торган тау янына килде. Егет кулларын як-якка җәйде дә таудан аска шуып төшкән нәни кызны тотып алды.
Илсинә бу гаиләдә үзенә урын юклыгын бик яхшы аңлады. Башын түбән иде, вокзалга таба юнәлде. Илсинә боларның барасын да үз куллары белән эшләвен бик яхшы аңлый, ә нәрсә өчен? Җанын әрнү һәм сагыш биләп алды. Ничә еллар эшләде, хәтта, бала тапсын өчен, Аллаһ аның юлына Флүсне дә чыгарды – тик Илсинә бу шансны кулланмады.
Зур фатир, машина, акча – кем өчен? Аның берүзенә бу кадәр мөлкәт кирәкми дә икән бит. Кызганыч, бәхетнең байлыкта булмавын соң аңлады ул. Бик соң.
Илсинә үзләренең шәһәрендә беркем дә ярдәм итми торган ниндидер этләр приюты тапты. Шунда һәм тагын бер балалар приютына үзенең акчасын җибәреп бара. Кызы белән күпме генә сөйләшеп, аңлашып карарга теләсә дә, файдасыз булды...