Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кызым, кызым!» – дип кычкырам...»: блогер Айназ Габидуллина фатирында түшәм ишелгән

news_top_970_100
«Кызым, кызым!» – дип кычкырам...»: блогер Айназ Габидуллина фатирында түшәм ишелгән
Фото Айназ Габидуллинаның социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Кызыклы видеолар төшерүче блогер, язылышу тантаналарын алып баручы Айназ Габидуллинаның фатирында аш-су бүлмәсендә түшәме ишелеп төшкән. Түшәм ватыклары бөтен бүлмәгә таралган, зур-зур кисәкләре дә бар. Бүлмәдәге өслекләргә зыян килгән. Шөкер, ул вакытта аш-су бүлмәсендә беркем дә булмаган, юкса балалар да өйдә булган.

«Әле дә ярый беребез дә анда булмадык. Аллаһ саклады!» – дип яза Айназ. Аның сүзләренчә, ул вакытта зур кызлары Нурия зал бүлмәсендә уйнап утырган, ә Айназ сабые Алия белән йокы бүлмәсендә булганнар.

«Мин Алияне йоклатып маташа идем. Үзем дә, изрәп китеп, хыялланып ята идем. Бер мәлне савыт-саба белән шкаф төшкән кебек тавыш ишетәм. Минем беренче уй: «Нурия өстенә нидер төшә!» «Кызым, кызым!» – дип кычкырам. Ул җавап бирми, шок булгандыр инде. Алияне калдырып йөгереп чыктым, караса-а-а-м… Шөкер, үзебез исән-сау. Йокы бүлмәсеннән йөгереп чыгып җиткәнче ярты гомер картайдым», – дип сөйли ул.

Алар ремонтны төп-төгәл 7 ел элек ясаткан булганнар. Судка бирерлек эш инде.

Чыгасы акча булгандыр. 17 меңгә зур өстәл алган идек. Мин анда Алияне салып тора идем. Өстәлнең уртасы чатнаган, көннәрдән бер көнне ул ишелер инде, алыштырасы булыр аны. «Столешница» яньчелгән. Түшәмне ясатасы була, ремонтка әзерләнәсе инде. Бер караганда – судка бирерлек эш, без бит профессиональ эшчеләр чакырмадык, бер абый гына эшләп бирде.

Ниндидер «покрытие» булмаганга ишелеп төшкән, диделәр, ремонт эшенең ниндидер этабы башкарылмаган. Аллаһка шөкер, без исән-сау. Өй тулы кеше иде. Йөрәгем алынды. Анда кеше булган булса, исән калган очракта да, гарип буласы иде. Ремонт ясатуны ышанычлы кешеләргә тапшырыгыз, уен эш түгел, – ди ул.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 3 март 2025
    Исемсез
    Бу илдә барысы да момкин. Кая карама жулик, кая карама мошенник.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100