«Кызым белән өйдән качып чыгып киттем»: абьюзер ирләрдән котылу тарихлары
«Абьюз» терминын күпләрнең ишеткәне бардыр. Бу – бер партнерның икенчесенә карата физик, финанс яки психологик яктан басым ясавы. Ләкин, кызганычка, күп кенә акыллы, чибәр хатын-кызлар еллар буе бу җәһәннәмнән чыга алмый.

«Миңа бары тик балалар һәм киемнәр генә калды»
Алинә, 37 яшь:
Әнием булачак ирем белән дуслыкка каршы иде, ә мин аны тыңламадым – качып очрашып йөрдем. 4 ай очраштык, эчкәләгәнен белдем, ләкин үзгәрер дип уйладым. Ә туйдан соң тәмуг башланды: талашулар, ул мине йөкле хәлдә дә, яңа туган кызым белән дә өйдән куып чыгарды. Улыбыз тугач, аның исерек кыланышларыннан, мыскыллауларыннан һәм сүгенүләреннән өчәүләп кача идек. Түздем, балалар тулы гаиләдә үссен, дип теләдем. Әти-әнием иремнән китү карарымны хуплады һәм безне үз фатирларына алды.
Ирем балаларны минем ризалыгымнан башка «прописка»дан чыгарды, моны ничек эшли алгандыр, белмим һәм фатирны сатты. Без аны өйләнешкәч сатып алган идек, ләкин ул минем өлешемне әнисе исеменә яздырырга күндерде. Барлык мәсьәләләрне дә кайнанам белән хәл иттем, беркатлы идем, аңа ышандым. Хәзер элекке ирем йорт салды һәм 2 баласы белән яңа хатын алып кайтты.
Шулай итеп, миңа 14 һәм 12 яшьлек балаларым һәм алган киемнәрем генә калды. Әти-әнидә яшибез, минималь күләмдә алимент түли, анысын да даими түгел, бурычы җыелды. Ирем, алиментларны гамәлдән чыгаруны сорап, судка мөрәҗәгать иткән, «авырыйм» дип, үзен кызгандырырга тырышкан. Ә суд аны яклап чыкмады. Үзе машиналарын алыштырып кына тора. Хәзер кызыбызга шалтыратып, сүгенә. Бу – нормаль күренешме? Үзен шулай тотканнан соң аны хөрмәт итеп буламы? Картайгач балалардан үзенә алимент таләп итсә дә, гаҗәпләнмим. Хәзер минем яңа тормышым, яраткан эшем, ярдәм итүче дусларым бар. Мин үземнең кыз фамилиямне кире кайтарырга һәм барысын да чиста биттән башларга телим.
«Көнләшә, тәрәзәдән күзәтә»
Людмила, 45 яшь:
Кияүгә соң чыктым – 38 яшьтә генә, ләкин зур мәхәббәт белән. Бәхет елмайды, дип уйлаган идем дә, язмыш һаман да төзәлми торган җәрәхәт ясады. Беренче елыбыз тыныч узды – бер-беребезгә ияләштек. Аннары ялга киттек, һәм ирем шунда үзенең чын йөзен күрсәтте: көнләште, сарафанда йөрүне тыйды, су коенырга да кеше булмаган урында гына керергә рөхсәт итте. Ә мин аның кыланышларына түзә алмыйча кафедан чыгып киткәч, ирем сүгенү сүзләре белән мыскыл итте. Талашканнан соң чәчәкләр бүләк итә, гафу үтенә иде, һәм мин аны кичерә идем.
Бала табу аны үзгәртер, дип юкка гына өметләнгәнмен – бөтен нәрсә өчен кычкыра иде, исерек килеш кул да күтәрде. Мин түздем, каенанама да яхшы булырга тырыштым: кулыма бала күтәреп, аның белән поликлиникага бардым. Ә ирем, кич кайтып, мине берни эшләмәүдә гаепләде, утырып һәм ятып булмаслык итеп кыйнады. Икенче көнне аның әйберләрен чемоданга тутырдым да, фатирымнан чыгарып, ишек төбенә куйдым. Шуннан бирле улым белән икәү яшибез, ирем тиешле алиментларны түләп бара, 1 сум да артык биргәне юк. Улы белән аралашмый, дусларым белән аралашырга барганда, аның белән утырып торуын сорагач та, үтенечемне игътибарсыз калдыра – көнләшә. Хәтта минем йорт каршындагы фатирны арендага алган һәм бинокль аша мине күзәтә.
«Вакытыннан алда үләргә теләмәдем»
Земфира, 49 яшь:
15 ел яшәү дәверендә 2 кыз таптым, коттеджга күчтем, шәфкать туташы хезмәт хакына хуҗалык алып бардым һәм иремнең кыланышларыннан үләр дәрәҗәгә җиттем. Кешеләр янында ул үзен бик яхшы итеп күрсәтә белә иде: аз сүзле эшмәкәр, гаилә җанлы. Өйдә ул 2 нче номерлы ир иде: деспот, саран. Кызларга сүгенә-сүгенә тиеннәр генә бирә, шул ук вакытта: «Үзегезгә акча эшләргә вакыт!» – ди иде. Алар тырыштылар: көчле математиклар буларак, башлангыч сыйныф балалары белән онлайн-дәресләр алып бардылар.
Олы кызым Питерга укырга киткәч, мин берничә күлмәгемне генә алдым да кечкенә кызым белән өйдән качып чыгып киттем – вакытыннан алда үләргә теләмәдем. Безне әни сыендырды, мин клиникага яхшы хезмәт хаклы эшкә урнаштым һәм студент кызларыма ярдәм итәм. Ирем аларның чыгарылыш кичәсенә килмәде, алиментлар түләми, аның хоббие – машиналар алмаштыру. Мин үзгәрдем, «соры тычкан» булудан котылдым: спорт һәм вокал белән шөгыльләнәм, машина сатып алырга һәм сәяхәт итәргә хыялланам.
«Судка «фингал» белән килдем»
Ирина, 60 яшь:
Улыма 7, кызыма 1 яшь булганда, мин үзем аерылышырга гариза бирдем. Ирем миннән 12 яшькә олырак иде, һәм 90 нчы елларда автобизнесы яхшы гына эшләп киткәч, ул бик нык үзгәрде: ул өйгә акча тулы дипломат алып кайтты. Рәсем укытучысы буларак, минем өчен бу – бик зур байлык иде. Зур акчалар аның өчен бетмәс-төкәнмәс күңел ачуга, сугышуларга, талашуларга әйләнде. Ул үзен өстен күрде һәм хыянәт итте.
Аерылышу авыр булды, 1 ел дәвам итте, чөнки ирем каршы иде, төрлечә зыян китерергә тырышты: әбиемнән мирас буларак калган 1 бүлмәле фатирдан бөтен җиһазларны алып чыгып китте. Мин утырышка кыйналып, күз төбемдә «фингал» белән килгәннән соң гына, судья хатын: «Мин сезгә булышырмын», – диде. Шулай итеп мин ирекле булдым, корбан булудан туктадым, үз өстемдә эшли, укый башладым. Үзеңне яратырга, яраткан эшең белән шөгыльләнергә, талантыңны үстерергә кирәк икәнен аңладым. Аспирантурага кердем һәм кандидатлык, аннары докторлык диссертацияләрен якладым. Янәшәмдә яхшы кешеләр барлыкка килде, лаеклы ир-ат белән таныштым һәм кияүгә чыктым.
Балаларга әтиләре белән очрашырга комачауламыйм. Ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр нинди генә булмасын, балалар гаепле түгел. Улым аның белән сөйләшергә теләми, ә кызым аралаша – бу аның сайлавы.
Минем хәлдә калганнарга шуны киңәш итәм: абьюзер белән яшәмәгез, ул үзгәрмәячәк, аңа һәрвакыт корбан кирәк. Үзегезне хөрмәт итегез һәм барысын да яңадан башларга курыкмагыз.
«Хатыным битемә китереп суга ала
Абьюзерлар арасында ирләр генә түгел. Алар үзләре интеккән очраклар да бар.
Александр, 34 яшь:
Без хатыным белән яшьтәшләр, 2 кечкенә балабыз бар. Мин аларны бик яратам һәм гаиләбезне сакларга тырыштым, тик, кызганычка, аның коточкыч характерын үзгәртеп булмый. Нидер үзенчә булмаса – савыт-сабаны вата, биткә китереп суга яки кычкыра башлый. Аны башта аңларга тырыштым: «Декретта утырып нервлары какшагандыр, кайсы хатын-кыз капризланмый?» – дип уйладым. Ләкин истерикасы куркыта башлады. Ул: «6да килергә тиеш идең, ә 1 сәгатькә соңрак килдең!» – дип кычкыра башларга мөмкин. Мин төзелештә эшлим, материаллар алу белән бәйле тоткарлыклар була, тоткарланырга да туры килә.
Ике бүлмәле фатирыбыз бар – әти-әниләр бүләге, хезмәт хакы җитәрлек, әмма хатынга аз: дус кызыннан көнләшә, шулай ук Таиландка барырга, машина алырга тели. Ләкин мин моны «тарта» алмыйм. Минем өчен балаларның бернәрсәгә дә мохтаҗ булмавы, суыткычның тулы булуы мөһим.
Мин психологка бардым, хатыныма да барырга киңәш иттем, тик ул баш тартты, мин киңәшләргә мохтаҗ түгел, диде. Аерылышу турында сүз кузгаткач, шарт куйды: аңа аерым фатир кирәк. Хәзер «малосемейка»дагы кебек яшибез: мин улым белән залда, ул кызым белән йокы бүлмәсендә. Мөнәсәбәтләребез яхшы түгел, өстәвенә, хатын ачуын балалардан чыгара. Үпкәле, үч ала – мине кичке ашсыз калдыра, иптәш кызлары белән утырып, төн уртасында кайтырга мөмкин.
Хәзер мин фатир вариантлары эзлим, тизрәк аерылышырга телим. Балалар кызганыч, алар барысын да күрә һәм интегә.
Чыганак: «Челнинские известия», Ләлә Гайфетдинова