«Кызым баласын төшертүдән баш тарта, ирем дә аның яклы...»
Редакциягә көн саен төрле эчтәлектәге хатлар килә. Монысын сезнең карамакка чыгарырга булдык. Бу очракта нинди киңәш бирерсез.
Олы кызым тәмам акылдан язды ахры – 19 яшендә ялгыз ана булырга җыена. Соңыннан аны чит кеше баласы белән кем кияүгә алсын?! Бу – беренче. Ә икенчедән, ул институтның 2 нче курсында укый. Димәк, «академ» алырга туры киләчәк.
Айсылу баласын тәрбияләүгә мине дә җәлеп итмәкче була, шулай итеп, 1 елдан соң кабат укый башларга уйлый. Минем булышуымны бик үтенә.
Тик мин каршы! Минем 39 яшьтә әби буласым килми. Бик иртә бит әле, мин әле ул йокысыз төннәрдән, елаулардан, подгузниклардан ял итәргә өлгермәдем, ә монда кабат шул ук хәл кабатланырга тора.
Айсылудан башка да тагын 2 балам бар: кечкенәсенә күптән түгел генә 8 яшь тулды. Әле аның белән тагын 11 ел мәктәптә «укып» чыгасым бар. Боларның барысына да каян көч алырга тиеш соң мин?
Кызымның йөкле булуын белгәч, «әти буласы» кеше кул гына селтәгән һәм башка шәһәргә күченеп китеп тә барган. Ул – хәрби кеше, шуңа да җитди мөнәсәбәтләр корырга уйламый да. Аңа карьера мөһимрәк булып чыкты. Ә мин Айсылуны башта ук «ул егет ышанычлы түгел, уйнаячак та ташлаячак» дип кисәттем.
Әле мин шулай дигәч, кызым миңа үпкәләп йөрде, бәхәсләште. Ул, араларында зур, ихлас мәхәббәт дип, сукырларча ышанып йөрде. Ул егет кисәге аңа шуның кадәр күпне вәгъдә иткән: яп-яшь кыз баланың башын әйләндерде дә, беренче проблема килеп чыгуга ук, табан ялтыратты. Хәтта аборт ясатырга акча да калдырып китмәгән, ичмасам!
Бу – минем кызымның беренче мәхәббәте. Айсылу – җитди, тыйнак кыз. Кич тә чыкмады, дискотекаларга да йөрмәде, төнге клублар турында да ишетеп кенә белә иде. Һәм менә ялганчы бер егет корбаны булып куйды.
Әгәр чынлап та баласын тапса, күршеләрнең күзенә ничек карарга миңа? Без бу фатирда 20 елдан артык яшибез, монда безнең гаиләне тәртипле, әдәпле буларак беләләр. Һәм менә Айсылу «җилдән» бала алып кайтырга җыена!
Ачуымны ничек басарга белмим. Әгәр теге егет шулай тиз качып китмәгән булса, билләһи, буып үтергән булыр идем! Минем нинди хәлдә икәнне күреп, ирем дә мине тынычландырмады, ә киресенчә, утка май гына өстәде. Ул кызыбызны яклый һәм абортка каршы.
Тик иремнән моны көтмәгән идем, ул гел шыпырт, мыштым кеше булды. Безнең гаиләдә гел минем фикер беренче урында иде, ә монда кызыбыз балага узгач, аваз сала башлады.
«Кызымны жәллим, ә операциядән соң башка бала алып кайта алмаса?» – дигән була.
Юлында шундый кабахәт кеше очраганга ул гаепле түгел бит, ди. Ә бер гөнаһсыз оныгыбызның бөтенләй дә гаебе юк, янәсе.
Ул «онык» дигән сүз бөтенләй колагымны кисә минем, ә ул, ир-ат була торып, шушы турыда бик тыныч кына сөйли. Әйе, мин дә кызымны жәллим, тик мин дә кайчандыр аның хәлендә калган идем. Дөрес, мин аңа караганда бераз кечерәк идем, һәм егетем дә баладан баш тартмады.
Тик без аның белән язылышмаган идек, өстәвенә, училищены тәмамлап килгән вакытым. Бу яшьтә бала карый алмаячагымны яхшы аңладым, һәм әни миңа дөрес карар кабул итәргә булышты. Ул минем өчен яхшы белгеч тапты, ул эшлисе эшне әйбәт кенә, пөхтә генә башкарды.
Ә соңыннан, 2 елдан, Айсылуның әтисен – булачак иремне очраттым, аңа кияүгә чыктым. Тиз һәм җиңел генә балага уздым, йөклелек чорым да яхшы узды. Димәк, кызымның да вакыты җиткәч, барысы да булачак. Ә хәзер, хәтта әтисе дә булмаячак бала белән яшь гомерне нигә бозарга?
Хәзер замана башка төрле, анысы, егетләр чит кеше баласына тыныч карый, әмма барыбер гаиләдә бөтен бала да бертуганнар булса, яхшырак, дип уйлыйм мин.
Минем гел киңәш биреп торуларым һәм шелтәләүләрем аркасында, кызым аралашуны чикләде. Хәзер ялларда миннән башка гына әтисе белән чыгып китәләр. Хәтта минем янга чәй эчәргә дә керми. Беренче УЗИ вакыты җитеп килә, ә алар, әти-кызлы, икәүләп, «кыз булырмы, малай булырмы?» дип баш ваталар. Кызымның балага узуы аның әтисе белән арасын якынайтты.
Ирем исә, түземсезләнеп, онык көтә. Үзен бабай буларак күз алдына китерүен һәм оныгын ияртеп урманга походка баруларын да яңартырга җыена. Безнең балалар үсте инде, аларга хәзер табигатьне өйрәнү дә, гөмбә җыю да кызык түгел, ә кечкенә балага бу – шатлык кына булачак.
Кыскасы, мин җүләрләр йортында яшим кебек. Баланың уенчык булмавын ничек аңламый алар. Бала белән үзенең яшьлеген генә юкка чыгарачак бит. Озакламый аборт ясатырга ярый торган вакыты да узып китәчәк. Минем башка көчем калмады инде, бу баланың кирәкмәвен кызыма ничек аңлатырга?
Әгәр сезнең дә борчыган мәсьәлә турында бүлешәсегез килсә, редакция почтасына языгыз: infotat@tatar-inform.ru Аноним булып калуыгызны вәгъдә итәбез.