Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кызым балага уза алмый торган була язды». Бөре районында хастаханәне судка биргәннәр

Эче авырткан баланы табиблар өенә кайтарып җибәргән һәм иртән поликлиникага килергә киңәш иткән.

news_top_970_100
«Кызым балага уза алмый торган була язды». Бөре районында хастаханәне судка биргәннәр
https://pixabay.com

Башкортстанның Бөре районында яшәүче хатын балигъ булмаган кызының мәнфәгатьләрен яклап судка мөрәҗәгать иткән. Әни кеше Бөре үзәк район хастаханәсенә дәгъва белдерә. Ул сыйфатсыз медицина хезмәте күрсәтү аркасында килгән мораль зыян өчен бер миллион сум компенсация сорый. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Гаризада күрсәтелгәнчә, былтыр апрельдә бу хатынның балигъ булмаган кызының эче авырта һәм ул баласын Бөре район хастаханәсенә алып килә. Биредә балага ярдәм күрсәтүдән баш тарталар. Моны кабул итү бүлмәсендә бары тик экстрен ярдәм генә күрсәтелүе белән аңлаталар. Әни кешегә баласын иртән поликлиникага алып килергә киңәш итәләр.

Өч көннәр соң, табиб-гинеколог кыз баланы карый һәм УЗИга җибәрә, УЗИны исә бары тик ун көннән генә ясыйлар. Икенче көнне үк баланы экстрен рәвештә хастаханәгә салалар. Бернинди дә өстәмә тикшеренү уздырмыйча, операция ясыйлар. Зарланулар булуга карамастан, бер атнадан баланы хастаханәдә чыгаралар. Икенче көнне үк кызны Республика балалар клиник хастаханәсенә илтәләр.

«Дәгъва белдерүче фикеренчә, диагнозны вакытында куймау сәбәпле, репродуктив потенциалга куркыныч туа. Медицина ярдәме тиешенчә булмау сәбәпле, операциянең тискәре нәтиҗәләре барлыкка килә, аларны бетерү өчен озак вакыт дәваланырга туры килә, берничә тапкыр операция ясала», — диелгән суд сайтында.

Судмедэкспертиза нәтиҗәләре буенча, суд дәгъвачының үтенечен өлешчә канәгатьләндерә, аңа мораль зыян өчен хастаханә 20 мең сум, эксперт оешмага һәм штаттан тыш экспертка суд чыгымнары өчен 72 773 мең сум түләргә тиеш була. Суд карары үз көченә кермәгән әле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100